Өй шартларында эшләү: хыял әллә чынбарлыкмы? [киңәшләр]

-- Чулпан

Кемдер иртән торып салкынга, яңгырга, буранга карамый ашыга-ашыга эшкә чаба, ә кемдер җылы фатирыннан чыкмый гына акча эшли. Андый эшне ничек табарга, ничек алданмаска һәм нәрсәдән башларга? Кызыкмы? Алайса бу язма синең өчен! //Tatar today//

Өй шартларында эшләү соңгы елларда аеруча киң таралды. Игъланнар арасында шундый эш тәкъдим итүчеләр бихисап. Кызганыч, шул игъланнарга алданып, акчасын югалтканнар да аз түгел. Шуңа да өйдә эшлисең килә икән, игътибарлы, сак бул, әмма үзгәрешләрдән курыкма һәм үз-үзеңә ышан.

Әлбәттә, заманасы белән яшәеш тә үзгәрә. Хәзер яшь әниләр балалары белән ялда булганда да акча эшләргә тели. Кемгәдер өйдә эшләү уңайлырак, икенчеләр үз төбәкләрендә эш таба алмау сәбәпле интернет челтәреннән эзләнә башлый. Шулай итеп, нәрсәдән башларга соң?

Беренчедән, тыныч вакытта шуны хәл итегез. Сезнең нинди эштә эшлисе килә, эш вакыты күпме булырга тиеш? Сез үзегезне нинди өлкәдә күрәсез? Бәлки сезнең берәр балачак хыяллыгыз бардыр? Әлеге уйларыгызны дәфтәр битенә төркәп куегыз. Икенче биткә түбәндәге сорауларга җавап бирегез: сез нинди эшне яхшы башкарасыз, сезнең берәр сәләтегез бармы? Кемдер кешеләр белән аралашырга ярата, кемдер язу, санау эшләрен яхшы эшли, э кемдер сату осталыгына ия. Сез үз мөмкинлекләрегезне яхшы аңларга тиеш.

Икенчедән, иң зур хата ясаудан сакланыгыз. Өйдән интернетта эшләп яхшы эш хакы аласыгыз килә икән, җиңел тәкъдимнәрдән ерак булыгыз. Бер кеше дә сезгә бушка акча бирмиячәк. Финанс пирамидаларга кереп, булган акчагызны югалтуыгыз бар.

Өченчедән, хезмәт базары белән танышыгыз. Хәзергә вакытта нәрсә актуаль, кешеләр нинди хезмәтләргә мохтаҗ?

Дүртенчедән, үз-үзегезгә ышаныгыз, ялгышырга, хаталанырга курыкмагыз. Беренче уңышсызлыктан соң максатыгызга кул селтәмәгез.

Бишенчедән, мөмкинлегез булса, эшләргә теләгән өлкәдә белемегезне арттырыргыз, махсус курслар үтегез.

Ә хәзер өйдә эшләүнең берничә вариантларын карап китик.

— Иҗади эш. Чигү, тегү, бәйләү, рәсем ясау һ.б. Кулдан ясалган эшләмәләр хәзер аеруча да кызыксыну уята. Туган көнгә, туйларга бүләкләр, открыткалар ясый белсәгез тагы да яхшы. Әмма, әлеге хезмәт күрсәтүдә конкурентлык зур. Шуңа да кул эшләре башкалардын аерылып торырга тиеш, үз товарыңны тәкъдим итә белү дә мөһим.

— Аш-су. Татлы ризыклар, камыр ашлары пешереп, токмач басып та азмы-күпме акча эшләп була. Бу очракта чыгымнарыңны санап, ризыкларыңа дөрес бәя куя белергә кирәк.

— Студентлар өчен рефератлар, курс, диплом эшләре эшләү. Белемегез бар икән, әлеге эш сезгә туры килергә мөмкин. Ләкин бу очракта интернет челтәрендә үз-үзегезгә реклама ясарга кирәк булачак. Заказлар тупланган аерым сайтларга төркәлсәгез дә ярый, әммә анда хезмәт хакы кимрәк.

— Текстлар язу сезгә җиңел бирелә икән, үзегене копирайтер, рерайтер буларак сынап карый аласыз. Заказлар тупланган шулай ук аерым сайтлар бар, анда теркәлеп эшне башлап җибәрергә мөмкин.

— Матурлык. Махсус курслар үтеп маникюр, чәч кистерү, керфекләрне үстерү буенча хезмәт күрсәтә аласыз.

— Тәрбияче, укытучы. Белемегез бар икән, үз өегездә бер ничә сәгать тәрбияче булып та эшләргә мөмкин.

— Интернет. Интернет челтәрендә күп төрле эш табып була: сайтлар редакторы, сорау битләрен тутыру, форумнарда фикерләр калдыру, социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару.

— Оператор. Шәхси клиникалар, интернет-кибетләр операторларга өй шартларында эш урыны булдыра. Бу очракта, яхшы интернет булуы шарт.

— Бухгалтерия. Эш тәҗрибәгез бар икән, бухгалтер эшен шулай ук өйдән башкарып була. Күпчелек зур булмаган фирмалар мондый шартларга ризалаша.

Нинди эшкә тотынсаң да үз-үзеңә ошану, эзләнә белү, тырышлык күрсәтү мөһим! “Эзләгән — табар, такшка кадак кагар”, диелә бит халыкта.

Киләсе язмаларда әлеге теманы дәвам итәрбез, өйдә эшләүчеләр белән якынрак танышырбыз. Безнең белән булыгыз.

 

Ләйсән  МИНАЗОВА

Бәйле