«Урамда тәмәке көйрәтүче яшь әниләргә беркем сүз әйтми, ә бала имезүче хатын-кызлар оятсыз?»

-- Чулпан

Түрәләр урамда йә булмаса җәмәгать урынында сабыйга күкрәк сөте ашатып утыручы әниләрне якламакчы. Ил күлә­мендә бала имезүнең өстенлек­ле якларын күрсәтүгә бәйле өр-яңа кампания башланачак, ди­гәннәр. Алай гына да түгел, түрәләр яңа туган балаларга ясалма сөт турындагы рекламаны телевизордан күрсәтүне, гому­мән дә, закон белән тыярга тәкъ­дим иткән. Котыртып ятмасыннар! //Ватаным Татарстан//

Хәтерләсәгез: әле күптән түгел генә социаль челтәрләрнең бер­сен­дә кафеда баласын имезеп утыручы әнинең сабый белән икесен төшергән фотосы зур шау-шу куптарды. Берәүләр фото астына “дөнь­ядагы иң матур күренеш”, дип язып куйса, икенчеләр исә әнине оятсызлыкта, тәрбиясезлектә гаепләде. Хәзер балага күкрәк сөте ашату модада түгел, ясалма сөт күпкә файдалырак, гәүдәңне боза­сың, дип фикер йөртүчеләр дә шактый күп. Канундагы “тишек” урыннарны да телгә алганнар хәтта. Әйтүләренә караганда, бүген илдә җәмәгать урынында бала имезүгә бәйле бернинди закон да юк. Шуңа күрә ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Югыйсә чит илләрдә бу мәсьәләне күптән җайга салганнар. Мәсәлән, Италиядә җәмәгать транспорты тук­талышларында да бала имезү бүлмәләре бар икән.

Казанда яшәүче яшь әни тирә­сендә купкан тавыш түрәләргә ка­дәр барып җиткән, ахры. Әлеге мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итмәкчеләр. Илнең Сәламәтлек сак­­лау министрлыгында яшь әни­ләр­нең ни өчен нарасыена күкрәк сөте ашатырга теләмәвенә ачыклык кертмәкчеләр. Статистика мәгъ­лү­м­ат­ларына караганда, бүген алты айга кадәрле сабыйларның нибары 40 проценты гына күкрәк сөте белән туклана икән. Ә калганнары?

Министрлыкның Күкрәк сөте ашатуны пропагандалау, яр­дәм итү һәм хуплау фәнни-гамәли үзәге җи­тәк­чесе Любовь Абольян сүзләренә караганда, бәби алып кайткан ха­тын-кызга еш кына гап-гади тәҗ­рибә җитми. “Яшь әни­ләрнең кү­бесе  бала имезүгә уңай мөнәсә­бәттә. Сабыйны бала табу йортында ук ашата башлыйлар. Ә менә өйгә кайткач, нарасыйны имезүдән баш тартуның төп сәбәбе – табиб­лар тарафыннан тиешле ярдәм бирелмәү. Медицина хез­мәткәр­лә­ренең бу мәсьәләдә белеме аз”, – дигән белгеч. Шуңа күрә ак халат ияләрен укытырга җыеналар.

 Хәер, баланы имезүдән баш тарту бер безгә генә кагылмый. Бу – дөнья күләмендәге проблема, дип аңлатканнар министрлыкта. Шул ук вакытта кул кушырып утырырга җыенмауларын да әйткәннәр. Кыс­касы, балага күкрәк сөте ашатуны популярлаштыру юнәлешендә зур кампания башланачак. Иң беренче эш итеп, ясалма сөт турындагы рек­ламаны тыймакчылар. Күкрәк сөтен берни дә алмаштыра алмый, ди белгечләр. Россия Президенты эш­ләре идарәсе каршындагы Балалар медицина үзәгенең бүлек җи­тәк­чесе Анна Базанова әйтүенчә, күк­рәк сөтендә алты айга кадәр­ге сабыйга кирәк булган барлык туклыклы матдәләрнең – 100 проценты, алты айдан бер яшькә ка­дәрге балага – 50 проценты,  бер­дән алып өч яшькә кадәрге малай-кызларга 30 проценты бар. “Күкрәк сөтендә файдалы бакте­рияләр, баш мие үсеше өчен ки­рәкле олигосахаридлар, витаминнар һәм микроэлементлар күп. Дөрес, алар сыер яки кәҗә сөтендә дә бар. Әм­ма бозау яки кәҗә бәтие үсеше өчен кирәк­леләре. Бу төр хайваннарга үзгә матдәләр кирәк. Ник дисәң, алар тууга аякка баса. Шуңа күрә күп итеп аксым таләп ителә. Ә менә кеше баласына иң элек баш мие үсеше өчен таләп ителүче матдәләр кирәк”, – дигән Анна Базанова. Табиблар ике яшькә кадәр баланы мөмкин кадәр күкрәк сө­теннән аермаска кушкан.

Кампания кысасында тәүге оч­рашу быел октябрьдә үк, Иҗтима­гый палата мәйданында узачак дип фаразлана. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2011–2016 елларда илдә өч айдан алып алты айга кадәр күкрәк сөте ашаучы нарасыйлар саны – 13,3, алты айдан бер яшькә кадәргеләр исә 7 процентка арткан.

Сәйдә АППАКОВА, абыстай:

– Ике яшькә кадәр бала күкрәк сөте имәргә тиеш. Бу Коръән буенча да шулай. Сабыйга ана сөте керсә, ул гомере буе сәламәт булачак. Ни өчен элек озак яшәгәннәр? Чөнки күкрәк сөте имеп үскәннәр. Ә ике яшьтән соң имезү фарыз түгел. Бала имәргә теләмәсә дә, аңа ана сөтен савып ашатырга кирәк. Баланың яшәеше өчен, организмны ныгыту өчен кирәк ул. Чөнки ана сөте яшәргә көч бирә. Гомумән, ана – ана булырга тиеш. Ул баланы үзе табарга, үзе имезергә тиеш. Ананың  башка кеше имезгән балага мәхәббәте  булмаячак. Андый бала газиз булмый.

Гөлнара ИДРИСОВА, өч бала әнисе:

– Урамда шешә күтәреп йөрүче яки тәмәке көйрәтүче яшь әниләргә беркем дә сүз әйтми. Ә җәмәгать урынында бала имезүче хатын-кызлар үзеннән-үзе оятсызга әйләнә. Бармак төртеп күрсәткән һәр кешенең фикеренә колак салып утыра башласам, балам ач калачак бит. Урам тутырып еласа  әйбәтрәкме әллә? Анда-монда  барганда, баланы каплау өчен, үзем белән махсус шарф йөртәм.

Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:

– Әни кешенең сабыена күкрәк сөте ашатуында бернинди дә әдәпсезлек юк кебек, әлбәттә. Әмма тирә-юньдәгеләр моны аңлап бетермәскә дә мөмкин. Мәсәлән, итәксез урамга чыкмыйбыз бит. Алайса ни өчен түшне күрсәтергә ярый? Мәсьәләнең әхлакый ягын онытырга ярамый. Яшь әниләр өчен тиешле шартлар булырга тиеш.

Бәйле