Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Уйламаган секунд та юк, кигән күлмәкләрен дә кочып йоклыйм»

-- Чулпан
25 сентябрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә концерт оештырылды. Әлеге кичәгә мәрхүмәнең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина нәкъ Хәния апа образында килгән иде. //Акчарлак//

Хәния Фәрхинең стилисты Рамилә Гайнетдинова легендар җырчының “прическа”сын аның сеңлесенә кабатлап ясаган. “Фирүзәнең чәчен ясаганда, Хәния үзе утырган кебек булды. Мин аның юклыгына һәм аның стилендә башка чәч ясамавыма һаман ышана алмыйм”, – дип язган Рамилә Гайнетдинова.

 

Фирүзә ханымның үзе белән элемтәгә кердек.

– Концертка барыр алдыннан бик куп уйландым. “Барыргамы, юкмы?”, дип? – дип башлады ул сүзен. – Хәния апам, күземнең нуры, юк бит инде анда, дип бик ярсыдым. Әмма чынбарлык мине жиңде. Чөнки Казанда минем апамның йөрәк парәләре – Алиям, Алсуым, аның оныклары һәм газиз кешемнең зираты көтеп тора. Тормыш иптәшем Илшатыма рәхмәт, Галия кызым белән икебезне Тәтешледән озатып куйды. Хәния апамның фани дөньяда юклыгын ул да бик авыр кичерә. Безне Казанда Габделхәй җизни каршы алды һәм концертка озатты. 

– Фирүзә ханым, Хәния апа төшегезгә керәме?

– Барлык кешеләрнең дә диярлек төшләренә керә. Якын кешеләренә дә, танышларыны да. Әмма әниемнең дә, минем дә төшебезгә бер тапкыр да кермәде. Хәерләр биргәндә хәзрәттән сорыйм: “Нигә бер дә төшкә керми икән соң? – дип. “Сездән риза ул, шуңа керми”, – ди. Амин! Шулай гына була күрсен, Ходаем. Уйламаган, сагынмаган бер генә секунд та, минут та юк . Концертта кигән күлмәкләрен дә кочып йоклап карыйм, югыйсә. Без гел бергә идек, йөрәкләребез генә аерым, җаннарыбыз бер иде. Ярый әле исән чагында мин аны өзелеп яратуымны, гел аны сагынып яшәвемне әйтеп калдым. 

– Концертта утыруы авыр булгандыр…

– Концерттагы хис-тойгыларны тел белән генә әйтеп булмыйдыр. Тамашачылар аның моңлы тавышын, төс-кыяфәтен, матурлыгын яратсалар, без бит аның якыннары, кан кардәшләре, бер тәлгәштән өзелеп төшкән бер-бөртекләре. Халәтебезне без үзебез генә аңлыйбыз. Менә аннан башка ике ай гомер үтте дә китте. Исәннәргә яшәргә кирәк, әмма минем яшәү өчен бүгенге көндә көчем дә, гайрәтем дә юк шикелле…

Ни генә уйласам да, ни генә эшләсәм дә – барлык уйларым кадерлемә, апама барып тоташа. Ни өчен? Ничек? Без сакламадыкмы сине, әллә үз-үзеңне сакламадыңмы? Гел изгелек, мәрхәмәт, барлык кешеләргә матурлык кына өләшә торган йөрәк парәбезнең безнең арадан бик тиз, бик вакытсыз киткәненә акыл ышанса да, йөрәгем ышанмый. Мин күптән түгел генә дәү әни булдым. Улым Илсур, кызым Гөлназ Камиләбезне бүләк иттеләр. Бәхетебезне уртаклашыр өчен Хәния апам гына юк. Балалар йортыннан ике кызым – Галия белән Гүзәлемне Казаннан кайтып, ул каршы алды. Исән-сау булсам, Аллах кушса, бәлки шатлык-бәхетләрем алдагы көннәрдә дә булыр. Әмма минем янда, безнең бәхетләрне уртаклашырга син генә булмассың шул кадерлем, күз нурым, йөрәк пәрам!

– Ходай сабырлык бирсен сезгә!

 

Румия СӘЙФУЛЛИНА

Бәйле