Ләйлә Дәүләтова: «Бар кешегә ярдәм күрсәтә алмасам да, минем аркада елаучы булмасын»

-- Чулпан

28 ноябрь Казан шәһәренең УНИКС залында «Мең рәхмәт» хәйрия концертында татар шигьриятендә төп урыннарның берсен алып торучы шагыйрә  Ләйлә Дәүләтова да катнашачак. Шагыйрә өчен яхшылыкның ни икәнен ачыкладык һәм аның җавапларын сезгә тәкъдим итәбез. //Tatar today//

Ләйлә Дәүләтованың  хәйрия концертлары оештырганы булмаса да, алар белән ул тыгыз элемтәдә тора. Булыша алган саен, ике куллап катнашырга риза. Тамашачының күбесе, артистлар хәтта хәйрия чараларында бушлай катнашырга әзер түгел, дип уйлый. Ләйлә апа исә әлеге концертлар ярдәмендә акча эшләү дөрес юл түгел дигән фикердә ул. Чакыручылар саны бик күп икән. Һәммәсенә дә булышу мөмкин түгел, билгеле. Кулыннан килгән кадәр мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша шагыйрә. “Хәйрия белән бүген һәркемнең шөгыльләнәсе килә, чаралар артыгыннан күп. Хәтта кызыгы да бетә башлады дияргә була”, — диде артист. 

Аның өчен яхшылык  кемгәдер нидер бирү белән генә чикләнми. Әгәр дә үзең бай тормышта яшәп, әниең хәерче икән, синең хәйрия белән шөгыльләнүеңнең бер файдасы да юк, дип уйлый шагыйрә. Кайчак кешеләр яхшы, ихлас сүзгә мохтаҗ, тик бик күпләр моны аңламый. Ләйлә апа әйткәнчә, хәтта кемгәдер елмаеп карау да яхшылыкка тиң.

Мәсәлән, Ләйлә апа әле күптән түгел генә начар чир белән авыручы Гөлнара Зиннәтуллина белән тапшыру эшләгән. Төп герой чирне җиңәр өчен үзендә көч тапкан. Аның үрнәгендә башкаларны да бирешмәскә әйдәгән тапшыру. “Бик күпләрдән рәхмәт хатлары алырга туры килде”, — ди Ләйлә Дәүләтова.

«Тагын бер ачуны китергән нәрсә бар, — дип бүлеште әңгәмәдәш. – Көне-төне халык бер-берсенә хәерле иртә яисә күтәренке кәеф тели. Мәсәлән, миңа тәүлегенә йөзләп кеше яза. Әлеге гамәлләренең мәгънәсен аңламыйм. Ичмасам, дога кылганда, Ләйләнең эшләре уңсын, көне яхшы үтсен, дип теләсеннәр иде. Менә булыр яхшылык!»

Шулай ук шагыйрә бүгенге көнне Интернеттан ярдәм сораучылар күплеген белдерде. “ Билгеле, телевизор экраннарыннан артистлар бай тормышта яшиләр кебек күренәдер. Тик барыбызның да үз проблемалары: гаиләмне кайгыртасым бар, үземне яхшы кәефтә тотарга кирәк. Китап, кием сорап язучылар бар. Минем дә киемнәремнең саны чикле, китапларым да күп түгел. Әле күптән түгел генә бер ханым болай дип язды: “Сезнең тапшыруыгызда бер җыр ишеткән идем. Шуның текстын язып җибәрә алмассызмы икән?” Бер сүзсез калдым. Соңыннан, син бер дә җүнле кеше түгел икәнсең, дип сүгәләр…”

Ләйлә Дәүләтованың тормыш принципы түбәндәгечә: мин бөтен кешегә дә ярдәм күрсәтә алмасам да, минем аркамда елаучы булырга тиеш түгел. Шагыйрәнең әнисе аңа кечкенәдән үк: “Калса, калсын минем хәтер, калмасын синең хәтер” , дип үстергән. “Кешене һич тә рәнҗетергә ярамый!”, -ди ул.

 

Алинә АЙДАРОВА

Бәйле