Ришат Әхмәдуллин: «Беренче йортым — театр, өйдә мин — кунак»

-- Чулпан

Актер һөнәре күпкырлы һәм гаять авыр эшчәнлек. Театр өлкәсендә яшәгән кеше үзенең эшчәнлеге белән сокландыра торган, үз эшенә гашыйк булган һәм, әлбәттә, күп кенә талантлары белән үзенә тартып тора торган булырга тиеш. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләүт Академия театрының яшь, талантлы актеры Ришат Әхмәдуллин да нәкъ шул яклары белән тамашачының мәхәббәтен яулап алган. Әлеге актер тамашачыга театр сәхнәсе аша гына түгел, ә телевизион экраннарга чыккан күп кенә кинофильмнар аша да таныштыр. //Идел//

Мәсәлән, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә нигезләнеп төшерелгән нәфис фильмда Искәндәр роле белән.

— Сез Г.Камал театрында эшләү дәверендә күп кенә рольләр уйнадыгыз һәм әле дә аларны башкарып барасыз. Шул рольләр арасында күңелегезгә иң якын торганы кайсысы?

— Мин Г.Камал театрында 2011нче елдан бирле эшлим инде. Шул алты ел эшләү дәверендә минем бер унлап ролем бар. Һәм алар минем өчен минем ун бармагым кебек бөтенесе дә бер тигез. Алар миңа барысы да бик якын. Шуңа күрә мин аларның берсен дә аерып әйтә алмыйм. Уңай образларны да, тискәре образларны да мин бик яратып уйныйм. Чөнки сәхнәдә ниндидер геройның образын тамашачыга җиткергәндә аны төрле буяулар, төрле мөмкинчелекләр белән уйнарга кирәк. Ә ул исә актер буларак мине үстерә генә, яңа яктан ача. Шуңа күрә алар миңа барысы да кадерле.

— Сезнең холкыгызга иң якын торган, сезгә охшаган кайсы образны әйтә аласыз?

— Һәрбер образда да мин үзем чагылганмын. Аларның һәрберсендә минем кайсыдыр якларым тупланган. Мәсәлән, Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр» спектаклендәге Рамай ролен алсак, минем ул образда ниндидер максатчанлыгым, якты киләчәккә омтылып яшәүем чагыла. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленең баш героен Булатны алсак, мин үземне аның кебек кыю җанлы, тәвәккәл, мәхәббәт өчен көрәшүче, батыр егет дип саныйм. Илгиз Зәйниевның «Әрем исе»ннән Сәярне алсак ул хыяллана торган герой. Гомумән алганда иҗат кешесе бит ул хыялланып яши. Мин дә хыялларга бирелеп яши торган кеше буларак Сәяр образында ачылам. Ә тискәре образларны алсак, шул ук Илгиз Зәйниевның «Көтәм сине» мелодрамасында мин Камил кебек үк тормышта әшәке түгел, ләкин, шулай да, үземә кирәк әйберемә ирешкәндә тайпылмыйча, үземнең сүземне нык әйтә ала торган кеше.

— Сезнең өчен театр ул нәрсә?

— Театр минем өчен — ул икенче йорт. Дөресерәк әйткәндә, беренче йортым, чөнки мин көннәр буе театрда булам. Ә өйдә мин кунак кына.

— Театрдан тыш сез үзегезне кино өлкәсендә дә күрсәтергә өлегердегез. Театр сәнгате белән кино сәнгате белән аерма бармы? Кайсысы җиңелерәк бирелә?

— Театр һәм кино арасында бик күп төрле аерма бар. Театрда  артист кеше эмоция белән уйнап, тамашачыны тәэсир итәргә тиеш. Ә инде кино өлкәсендә башка мөмкинчелекләр, башка нюанслар белән эшләргә туры килә. Шулай ук син анда тормышта кебек үк гади булып калырга тиешсең. Кино — ул үзе бер осталык. Театр белән аның бик күп аермасы бар. Минем өчен икесендә дә эшләү бик кызыклы, чөнки алар икесе ике төрле дөнья. Ләкин мин аларның кайсысындыр өстенрәк куя алмыйм.

— Сез театр сәхнәсенә чыгып үзегезнең ролегезне башкарып, спектакль беткәч тә тамашачының реакциясен шул ук вакытта күрә аласыз. Ә менә кинода ул бәяләмә, киресенчә, берникадәр вакыт дәвере үткәч кенә килеп җитә. Әлеге аерма нык сизеләме?

— Спектакльдә син тамашачының фикерен аларның күзләре, кул чабышлары аша күрәсең. Хезмәтеңңне шулай югары итеп бәяләгәннәрен күргәч сиңа ниндидер җылы энергетка кире кайтып, сине тулылынадыра гына. Һәм тагында ниндидер югары үрләр яуларга көч бирә.  Кинода инде син эшеңне экранга чыгып күпмедер вакыт үткәч кенә, тамашачы сиңа үзенең ниндидер фикерен җиткерәчәк. Сине я сүгәләр, я мактыйлар дигәндәй. Ләкин аның бер аермасы бар: кино ул мәңгелеккә кала торган әйбер һәм синең эшеңне мәңгеләштерәләр.

— Ә сезгә адресланган тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

— Мин тәнкыйтькә бик уңай карыйм. Дөньяда күпме кеше бар шулкадәр үк кешенең үз фикере. Һәм бу бик яхшы күренеш. Ләкин тәнкыйть  җиткергән кешенең фикере дә төпле булырга тиеш. Кеше сиңа яхшы мөнәсәбәт белән әйтә ала, яисә  киресенчә көнчелек белән. Моны бик төгәл генә аера белергә кирәк. Әгәрдә инде яхшы мөнәсәбәт белән сине тәнкыйтьләсәләр син ул фикерне тыңлап, үз хаталарыңны танып аларны яхшы якка үзгәртергә тырышасың. Безнең дөньяда шулай ук көнчелек дигән әйбер дә бар. Ул сәнгатьтә генә түгел һәрбер өләкәдә дә чагыла. Шуңа эчке дөньяң белән дә сизгер булырга кирәк.

ФОТО: gctm.ru

— Ә сез киләчәктә нинди рольләр уйнарга хыялланасыз?

— Минем алай хыялланган ролем юк. Әлеге рольләрем минем көн саен яңа якларымны ачып бара. Шуңа күрә Ходай биргән һәрбер ролемне мин рәхмәт әйтеп башкарам.

— Шигъриятне яратуыгызны сез матур итеп укыган шигырьләрдән күрә алабыз. Рус һәм татар әдәбиятыннан яраткан шагыйрьләрегез дип кемне атар идегез? 

— Мин шигъриятне, чынлап та, бик яратам. Һәм шагыйрьләр арасыннан яратмаганым юк. Алар безнең бөек классикларыбыз. Мин, бәлки, бик баналь булырмын, ләкин шуңа карамастан Хәсән Туфан, Һади Такташ, Муса Җәлил, Г.Тукай иҗатларына гашыйкмын. Рус классикларыннан мин Рождественскийның, Маяковскийның шигырьләрен бик яратып укыйм. Аларның барысын да санап бетереп булмас, бик күп алар.

— Бер әңгәмәдә Сез үзегезне Г.Камал театрында бердән-бер профессиональ җырчы булуыгыз турында әйткән идегез. Бу җырлау сәләте, моң сезгә кемнәндер бирелгәнме?

— Безнең гаиләдә профессиональ яктан җырлаучы кеше юк. Әти-әнием, апаем матур җырлыйлар. Ләкин шулай да бу Ходайдан бирелгән сәләт дип саныйм. Ходай тарафыннан бирелгән сәләт булса да, ул бик күп тырышлыкны сорый. Әлеге кечкенә генә булса да дәрәҗәм хезмәт белән тудырылган. Һәм, чынлап та, әлеге сәләткә ия булу — ул үзе бер зур бәхет.

— Киләчәктә җыр өлкәсенә кагылышлы планнарыгыз бармы?

— Мин әлеге белгечлегемне Галиәскәр Камал театрында  профессиональ җырлаучы артист булсын дигән нәтиҗәгә ирешер өчен алдым. Минем өчен  профессиональ җырлый белә торган артист булу дәрәҗәсе, җырчы гына булуга караганда күпкә кулайрак.

— Музыка сәнгатендә сез охшарга торышкан, шул югарылыкка ирешергә теләгән шәхес бармы?

— Минем гомумән кумирларым юк. Ләкин мин төрледән төрле музыка тыңларга яратам. Роктан башлап Софья Гобайдуллинага кадәр. Чөнки алар бөтенесе дә кызыклы. Мин аларның фәлсәфәсен аңаларга тырышам. Аңлап җиткермәсәм яңадан тыңлыйм, белгечләрдән киңәш сорашам, өйрәнәм. Миңа гомумән музыка дөньясы кызык.

-Сез бик күп әйбер белән кызыксынам дидегез. Ә сез актер булмасагыз нинди профессия сайлар идегез?

— Минем стоматолог яки психолог булырга хыялым бар иде (елмая).

— Ә ник алайса актерлык юлын сайладыгыз?

— Димәк башка әйбер эшлим белмим. Шул гына. (Көлә)

— Сез холкыгыз буенча акыл белән уйлап эш итүчеме, әллә,  киресенчә, йөрәк кушуын тыңларга тырышасызмы?

— Төрле вакытта төрлечә. Кайвакыт акыл белән эш итәм, кайвакыт йөрәк белән. Минем, Әлхәмдүлилләһ, интуициям бик көчле. Күңел әйткәнен тыңлыйм һәм шул дөрес булып чыга.

— Ә сез бер күрүдә гашыйк булуга ышанасызмы?

— Ышанам. Мин ике тапкыр гашыйк булган кеше. Ләкин икесе дә җавапсыз мәхәббәт булды. Иҗат кешесе буларак мине  гаҗәпләндергән төрле әйбергә гашыйк була алам. Мәсәлән, табигатькә, яисә ниндидер бинаның архитектурасына.

— Сез иҗат кешесе буларак еш гашыйк булам дип әйтәсез. Бу сезгә комачаулыймы?

— Белмим, әлеге вакытта миңа комачаулаганы булмады. Ярдәм генә итә.

— Күп кенә кызларны кызыксындырган сорауны да бирмичә кала алмыйм. Сезгә нинди кызлар ошый?

— Миңа үзендә хатын-кызның барлык сыйфатларын туплаган кызлар ошый. Кызларны төрле хәлдә дә чын ир-ат булып кала торган егетләр кызыктыра бит. Ә мине бөтен очракларда да хатын-кызга хас булган сыйфатларын саклап кала торганнары.

— Сез бер әңгәмәдә авырлыкларга елмаеп кына карыйм дип әйткән идегез. Бу сүзләрне сезнең тормыш девизыгыз дип атап буламы?

— Анысы шулай. Мин һәрвакыт нинди генә авырлыклар булмасын аларга уңай карарга, аларны кабул итәргә тырышам. Димәк шулай кирәк булган дип саныйм. Алар Ходай тарафыннан бирелгән бер сынау итеп кабул итәм дә, алардан  арынырга җиңелерәк була. Күңелендә кояш яшәсә, барлык сынауларга да елмаеп карасаң ул үзеңне позитив итеп тыяр өчен бик яхшы ысул дип саныйм.

— Бәхет сезнең өчен нәрсә ул? Сез бәхетлеме?

— Мин үземне бик бәхетле итеп саныйм, Аллага шөкер. Мин сау-сәләмәт, минем аякларым төз, кулларым төз, минем әти-әнием дә, якыннарым да исән-сау, яраткан эшем, яраткан тамашачым бар. Тагын нәрсә кирәк? Бәхет бит ул нәрсәләрдер белән үлчәнми. Кайвакыт ниндидер вак әйберләр дә сине бәхетле итәргә мөмкин. Үзеңне бәхетле итеп тоеп яши белсәң шуннан да күп әйбер кирәкми.

— Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә Сезгә иҗатыгызда зурдан зур уңышлар телим.

— Рәхмәт!

 

Бәйле