Нурзадә: «Хәйрия концертлары татар эстрадасы артистларын дуслаштырды»

-- Чулпан

28 ноябрьдә Казан шәһәренең УНИКС залында узучы «Мең рәхмәт» хәйрия концертында популяр җырчы, тамада Нурзадәне дә күреп булачак. Аның белән дә яхшылык, изге эшләр кылу турында әңгәмә кордык. //Tatar today//

 —Яхшылык ни ул, сезнеңчә?

— Яхшылык – ул һәрчак якыннарыңның, дусларыңның хәл-әхвәлен белешү, алар турында кайгыртып тору. Гадәти нәрсәләрдән башлана бит ул! Нинди генә вакыт булмасын, шатлык килдеме, сагышмы, бер-береңә терәк булып, аралашып тору да яхшылык. Хәйрия темасына килгәндә, традициягә кереп китте ул минем концертларда катнашу. Картлар йортларына да, интернатка да төркемем белән  барабыз. Никтер күңелемә якын шул гамәл. Җырлаганда өлкәннәрнең күзләренә карамаска тырышам… Алар җырларны шундый яратып кабул итә, шундый самими… Картлар йортыннан авыр тойгылар белән кайтам, әлбәттә. Шунысын да әйтеп үтим: хәйрия концертлары татар эстрадасы артистларын дуслаштырды һәм берләштерде дә әле. Әлбәттә, мохтаҗлар барлыгын белү бик авыр. Булдыра алганча тырышабыз, ярдәм итәбез. Минем җыр башкарып, концертта катнашуым нинди дә булса нәтиҗә бирсә, бик әйбәт инде ул. Үзем дә әниемне югалттым… Янымда якын дусларым булды. Кешегә матди ярдәм генә түгел, рухи ярдәм дә кирәк бит әле, шунысы да мөһим. Кайгы килгәч кемнең кем икәне беленә ул. Бер белмәгән кешеләрнең булышырга әзер торуларын күрү дә рәхәт иде. 

— Мең рәхмәтне сез кемгә әйтер идегез?

— Мең рәхмәт сүзен мин әниемә әйтәм. Ул мине дөньяга тудырган, үстергән, тәрбия биргән, кеше иткән!

Бәйле