Сәидә Мөһәммәтҗанова: «Хәйрия чараларында һәм мөселман бәйрәмнәрендә генә катнашам»

-- Чулпан

Хәйрия белән шөгыльләнү эшендә ничә яшьтә булуың бер дә мөһим түгелдер, мөгаен. Яшь җырчы Сәидә Мөһәммәтҗанова да яхшылык кылу дулкыныннан һич тә читләшми. “Көчемнән килгән кадәр мохтаҗларга булышырга тырышам”, — ди ул. Сәидәнең моңлы җырларын сез 28 ноябрь УНИКС концертлар залында узачак “1000 рәхмәт” хәйрия концертында ишетә алачаксыз. //Tatar today//

— Сәидә, иң беренче яхшылык кылуыңны искә төшерүдән башлыйк әле әңгәмәне.

— 2010 еллар булгандыр ул. Әлбәттә, ул вакытны акча белән булыша алырдай мөмкинлегем юк иде. Без гаиләм белән барлык уенчыкларымны балалар йортына илтеп бирдек. Андагы балаларның нык шатланулары истә калган. Кемгәдер файдалы булу хисенең рәхәт икәнен шунда аңладым.

— Яхшылык нәрсә ул синең өчен?

— Әлеге төшенчәгә төгәл җавап юктыр. Аны күңел белән сизәргә кирәк. Кемнедер бәхетле итә алу – үзе бер бәхет. Материаль яктан гына булышу турында сүз бармый. Бәлки кешенең йомышын үтәргә кирәктер, шулай ук кайвакыт бер яхшы сүз дә онытылырга ярдәм итә. Үзеңнең ярдәмгә мохтаҗ икәненеңне оныту – терелүгә бер адым ул.

— Бүген хәйрия белән күпләр шөгыльләнә. Ничек уйлыйсың, бу уңай күренешме?

— Минем уйлавымча, хәйрия бүген популярлашып китте. Хәйрия концертларына еш чакыралар, ни кызганыч, барысына да өлгереп булмый. Булдыра алганча, катнашырга тырышам. Тик миңа шунысы бик ошап бетми: ни өчендер эстрада концертларын министрлар, депутатлар һәм башка “текә машиналарда йөрүчеләр” калдырмыйлар, ә хәйриягә килгәндә, аларның эзе дә юк. Акчалары җитмидер, күрәсең…

— Хәйрия белән шөгыльләнүне кирәк дип табасыңмы?

— Әлбәттә, бүген чакырылган чараларның һәммәсендә катнашырга тырышам. Мине эстрада концертлары, гомумән, кызыксындырмый. Имтиханнарга әзерләнгәнгә күрә, буш вакытым да юк диярлек. Тик кешегә ярдәм кирәк булса, һичшиксез вакыт табарга тырышам — берничә дәресне калдырырга туры килә.

— Уку дигәннән, сиңа җырчы булуың комаучаламыймы?

— Чын дөресен әйткәндә, «Беренче канал»да баручы “Голос” проектында катнашу укуыма зыян китермәде түгел. Җиденче һәм сигезенче сыйныф программаларын, тугызынчы класста укыганда, өйрәнергә туры килде. Бүген үземнең бар көчемне гел укуга юнәлдерергә тырышам.

— Хәзер син 10 сыйныф укучысы. Укуыңны кайда дәвам итәргә исәплисең?

— Әлегә төгәл белмим, тик шулай да иҗат белән бәйле уку йортына керәсем килми. Гаиләм дә сәхнә тормышына бераз каршы. Минемчә, кыз бала гаиләдә яхшы хәләл җефете һәм үрнәк ана булырга тиеш. Ә җырчы булсаң, шәхси тормышыңа вакыт калмаска мөмкин. Бүген мин бары тик хәйрия чараларында һәм мөселман бәйрәмнәрендә генә катнашам.

— Димәк, “Голос” та катнашу бүләк иткән “йолдызлы” шаукым инде үтте?

— Мин үземне күктәге йолдыз булып тоймадым да. “Йодызлык чире” мине читләп үтте. Гади булып калырга гаиләм биргән тәрбия булышты. “Голос” проектында көчемне сынап карау – тормыш тәҗрибәсе. Анда катнышуыма бер дә үкенмим. Җыр – минем аерылмас дустым, тик кыз бала бәхете минем өчен кадерлерәк.

— Әллә кияүгә чыгарга уйлыйсыңмы…

— Башта укырга керергә кирәк, мин алдагы тормышым турында әйтәм. Үз балаларымның да сәхнә кешесе булуларын теләмәс идем. Ул бик авыр өлкә, һәм шул ук вакытта начар яклары да бар. Бик күп очракта җырчы “продукт”ка әйләнеп куя. Үзем, Алла боерса, баламны йоклатканда, бишек җырын җырлармын.

Алинә Айдарова

Бәйле