Татар эстрадасы һәм татар альтернатив музыка вәкилләре бер сәхнәдә очраша [афиша]

-- Чулпан

“Мондый чараның булганы юк әле”, — ди Бауман урамында Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концертын оештыручылар. //Татар информ//

“Ниһаять, Татарстан Республикасы көнендә татар эстрадасы һәм татар альтернатив музыка вәкилләре бер сәхнәдә очрашачак. Андый чараларның әле булганы юк иде”, — дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

“Эстрада артистлары арасында без чакырган артистлар да, үзләре теләк белдергән артистлар да бар. Безнең фестивальләрдә катнашырга теләк белдерүчеләр һәрвакыт күп була. Гадәттә, җырчыларның нигезен оештыручылар үзебез туплыйбыз. “Yummy Music” белән хезмәттәшлек итәбез, бергә утырып, артистлар исемлеген төзедек һәм артистларга хәбәр иттек”, — диде Тәбрис Яруллин.

Тәбрис Яруллин акция-концертта катнашучылар исемлеген әлегә сер итеп калдырды.

“Исемлек зур, шуңа әле аны сер итеп тотабыз. Тиздән ул билгеле булачак”, — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 6 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Казанда Кирмән яр буенда (Батурин урамы тукталышы) Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы акция-концерт оештырачак. 
 

Бәйле