«Мин аңа вакытлыча җылы ояда яшәтеп тору өчен генә кирәк булганмын»

-- Чулпан

Без гаиләдә ике кыз үстек. Кечкенә чагыбызда әтиебез фаҗигале төстә үлеп китте һәм безне үстерү әнинең үзенә генә калды. Рәхмәт аңа: кешедән ким-хур итмәде, барлык көчен куеп, икебезне дә укытты, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итте. Кызганыч, әниебез дә мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын! //Татарстан яшьләре//

Мин кияүгә чыгып парлы тормышта озак яши алмадым, ирем дә, әтием кебек, бик яшьли гүр иясе булды. Язмыштыр инде, көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, безгә эшкә килгән чит ил кешесе белән таныштым. Берничә ай очрашып йөргәннән соң, никах укытып бергә яшик дип, ул миңа тәкъдим ясады. Кызым кияүдә, аерым яши иде инде, ялгыз яшәүләре авыр дип, ризалаштым. Матур гына яшәп киттек. Шуннан аның очрашып йөргәндә әйтмәгән серләре дә ачыла башлады – ул үзенең инде өйләнеп аерылганын, баласы барлыгын әйтте. Эшләгән акчасын тулысы белән диярлек баласына җибәреп торды. Көн итәргә үз акчам җиткәч, мин бу хәлгә тавыш чыгарып тормадым, баласы бит, булышсын дидем. Ике ел яшәгәч, ирем ял алып туган ягына кайтып китте. Берничә айдан кире килде. Аннан тагын кайтты, тагын килде, шулай килә-китә йөри торгач, җиде ел вакыт сизелми дә үтеп китте. Кечкенәдән әтисез, яшьли ирсез калгач, ир хакын хаклап, аны кадерләп яшәргә тырыштым. Янымда, җылы өемдә икейөзле, астыртын ирне тәрбияләвемне белмәгәнмен шул. Беркатлылыгым, кешегә артык ышануым йөрәгемә гомерлек яра салды да инде. Җиде ел ышанып, иңгә-иң куеп яшәгән кешем көннәрдән бер көнне мин эштә чакта өйдәге барлык яхшы әйберләрне җыйган да, өстәлдә: “Мин киттем, синең янга бүтән килмим, үз илемдә хатыным, балаларым бар, миңа алар кадерле”, – дигән язу калдырып киткән. Бу хәлгә бик озак ышана алмый йөрдем: җаның-тәнең белән ышанып, бергәләп дөнья көткән кешең ничек шулай хисләреңне таптап, талап чыгып китә ала? Ир кеше эшеме бу? Мондый оятсызлык, нахаллык мине аяктан екты, бер атна урыннан да тора алмый яттым. Беркөнне интернетка бергә төшкән фотоларны куйдым, күрсеннәр, белсеннәр әле эшкә килгән җирендә өйләнеп яшәп ятканын дип уйладым. Күргәннәр. Хатыны да, балалары да. Баксаң, ирнең үз ягында хатыны, биш баласы булган икән. Шуннан ул миңа интернеттан пычрак сүзләр яза башлады. Үзе генә түгел әле, туганнары да мине бозыклыкта гаепләп яздылар. Югыйсә, никах белән яшәдем, теләсә-кем белән йөрмәдем. Мин аңа бездә эшләгән чагында вакытлыча җылы ояда яшәтеп тору өчен генә кирәк булганмын. Үзе үк шулай дип язды. Үзеңне кадер-хөрмәттә яшәткән хатын-кызны ничек шул дәрәҗәдә мыскыллап, түбәнсетеп була? Битенә төкерәсем килә кабәхәтнең. Ходай аның үз “яхшылыкларын” үзенә күрсәтсен, бөтен йөрәгем белән рәнҗим.

Зәйнәп.

Бәйле