«Күрәзәче: «Хәзер бераз авыртыр, тик кенә ят», диде»

-- Чулпан

Хәзер күрәзәчеләр, экстрасенслар, дәвачылар белән ил тулды. Кимендә бер 90 проценты шарлатан диләр алар турында. Әмма халык алдана тора, барыбер бара тора шулар янына. Акчасын да кызганмый. Өмет дигән нәрсә йөртәдер инде адәм баласын. //Татарстан яшьләре//

Элек тә булган инде алар, ләкин бу кадәр күп түгел иде. Безнең районда янәшә-тирәгә билгеле Баба Нина бар иде. Белекче, дәвалаучы керәшен әбие Яңа Усы авылында яшәде. Кайлардан гына килмәгәннәр аның янына. Ул үләннәр белән дәвалаган. Без яшүсмер вакытта күрәзәче Чалпы әбие (Азнакай районы) турында легендалар йөри иде. Ул әбинең үзен күреп сөйләшеп утыру бәхете дә тиде үземә. 1986 елны аны бер кардәшебез үзенә кунакка алып килгән иде. Кечкенә генә буйлы, бик чиста-пөхтә, тыйнак һәм сабыр кыяфәте бүген дә күз алдымда тора. “Мәрткә китеп байтак вакыт ятканмын мин, балалар. Шуннан соң, Ходайның рәхмәте белән, күрәзәчелек сәләтем ачылды”, – диде ул. “Әби, мәрткә киткәч ниләр күрдең?” – дип сораган идек тә, әбиебез тыйнак кына елмаеп: “Анда күргәннәрне сөйләргә кушмадылар шул”, – дип кенә куйган иде. Чалпы әбие дә, Баба Нина да күптән юк инде, әмма аларны бүген дә сагынып искә алалар, чөнки алар шарлатаннар исәбендә түгел иде.

Узган гасырның алтмышынчы елларында Мөслимнең үзендә сынган-тайган сөякләрне дәвалаучы, чыккан буыннарны утыртучы бер әби бар иде, исемен хәтерләмим.

Җиңгәбез таеп егылып, янбашын имгәтте, йөри алмас хәлгә килеп урын өстенә менде. Врачлар рентген аша карап та, сынган-чатнаган сөякләрен тапмадылар, үзләренчә дәвалап та карадылар, әмма җиңгәбез аягына баса алмады. Абыебыз аны Казан врачларына да күрсәтеп карады, Бәкер санаториенә дә алып барды. Арка кочтырып, врачтан врачка, больницадан больницага йөри торгач, ике ел үтте. Шуннан боларга Мөслим әбиенә күренеп карарга кушканнар.

Әбине өйләренә алып килгәннәр. Кулы белән җиңгинең янбашын бер-ике тапкыр сыпырып, баскалап кына караган да әби, аякка бастырам мин моны дигән. Атна буе мунча ягарга кушкан әби. Җиңгине атна буе кайнар мунчада аркасын, янбашын кер сабыны белән сылаган. Җиденче көнне абыйга мунча тирәсендәрәк йөрергә кушкан әбиебез: “Мин чакыруга кереп җитәрлек бул!” – дип кисәткән.

Җиңги сөйләгәннәрдән:

– Идәнгә йөзтүбән сузып салды да, себерке белән хәлдән тайганчы чапты. Аннан, әзрәк хәл алгач, янбашымны сылады. “Хәзер бераз авыртыр, тик кенә ят”, – ди бу миңа. Шуннан үткен пәке белән янбашымнан сызып җибәрде! Менә, апаем, ышанасыңмы-юкмы, йодрык кадәрле укмашкан каты кан кисәге атылып чыккан янбашымнан. Әби соңрак күрсәтте аны миңа: “Менә шушы кан рингиткә күрсәтмәгән инде чиреңне”, – диде.

Әле моның белән генә бетмәгән. Әби таягына таянып (ул ару гына гәүдәле булып истә калган), әкрен генә җиңгинең балтырлары өстеннән атлап барган-барган да, янбаш турына җиткәч, бөтен көченә сикергән.

– Шулвакыт бот сөягем шырт итеп урынына кереп утырды. Егылган вакытта бот сөягем чыккан булган икән минем. Андагы авырту! Мин кычкырып җибәрүгә, абыегыз, хатынны үтерде бугай дип, мунчага атылып килеп тә керде. Әби мине күтәреп торгызышты да (тора алдым бит!), иңсәмә халат кына салып, кулыма таяк тоттырып чыгарып җибәрде. “Бар, әкрен генә ишегалдыннан бер әйләндер дә, урынга кертеп сал”, – диде абыегызга. Аякка басармын дип күз алдына да китермәгән идем, ул сөенүләрем, ул сөенүләрем!

Әби әле тагын бер атналап яшәгән аларда. Авыруның аякка басканына тәмам ышангач кына, әбиебезне зурлап өенә озатып куйганнар. Җиңгәбез исә шуннан соң бик озак яшәде. Яшәде генәме! Киерелеп печәнен дә чапты, кибән өстендә дә торды, абзар тутырып мал-туарын да асрады. Идән-кер юуны (анысы аның хоббие иде) әйтәсе дә юк!

Ул заман дәвачылары хезмәтләре өчен түләү дә сорамадылар кебек. Халык үзе белеп бераз хәерли иде бугай. Чып-чын дәвалаучылар Ходай биргән сәләтләрен акчага сатмыйлар.

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА. Мөслим районы, Тегермәнлек авылы.

Бәйле