«Беркайчан иргә бармам дидем, әмма яши-яши ялгызы гына күңелсез »

-- Чулпан

– Мин ялгыз хатын, хәзер пенсиядә инде. Ике тапкыр кияүгә чыгып та, бәхеткә тиенгәнем булмады. Беренчесендә кайнана яшәтмәде, ул кысылып кына аерды. Икенчесе белән сигез ай гына яшәп калдык, аерылдык. //Безнең авыл гыйбрәте//

Шуннан соң мин бүтән беркайчан да иргә бармам дигән идем, әмма яши-яши ялгызы гына күңелсез бит. Авыр да. Көн саен ир-ат эше чыгып кына тора бит ул авылда. Фатирда яшәгән кеше ир-ат юклыгын сизмидер. Кереп бикләнә дә – бетте. Кирпеч, бетон стеналарга, линолеум җәелгән идәнгә нәрсә булсын? Ә үз йортың белән яшәгәч, көчле куллар кирәк шул. Менә минем өйнең бер почмагыннан идәнне карап җибәрәсе бар. Берәр ир булса, сипләп җибәрер иде аны. Мин белмим бит. Бер-ике эшчегә карап кара әле дип дәшкән идем дә, ярар диделәр диюләрен дә, күренгәннәре юк әле. Шабашниклар зур эшкә кызыга инде ул, беләм. Аларга зур акча кирәк бит, бригада белән эшләргә алыналар. Минем бер-ике идән тактасы белән ник вакланып торсыннар инде алар? Килмәгәч, мин шулай дип уйлыйм. Күптән түгел шушы ялгызлыктан туеп, радио аша бер ир белән танышкан идем. Шалтыратышып, сөйләшеп киттек моның белән. Әйтүенә караганда, яшьтәшләр идек. Телефоннан әйбәт кенә булды ул ир. Фәрит көн саен шалтыратып, хәлемне белеп торды. Күпме узгандыр, мин моны үземә чакырдым. Күрешеп карыйк, әллә яшәп китәрбезме, дидем. Ул мине үзенә дәшкән иде дә, мин ризалашмадым. Күршеләрем әшәке кешеләр минем. Тегендә-монда чыгып киткәнемне карап кына торалар да, ихатага керәләр. Быел шулай өч тавыгым юкка чыкты инде. Әмма кулларыннан тотмагач, ачыктан ачык гаепләп тә булмый. Шулай да, мин алардан гына шикләнәм. Ирле-хатынлы, ныклап кына эшләгән урыннары да юк аларның. Шулар турында сөйләп күрсәткәч, Фәрит миңа килергә ризалашты. Бер күрүдә аңладым инде: ялганлаган. Миңа караганда шактый олы күренә. Әмма дәшмәдем. Ул көнне Фәрит миндә кунды. Кухня ягына диванга җәеп бирдем дә, телевизорны кабызып калдырдым. Әмма минем күзгә йокы кермәде. Таң атканчы түшәмгә карап яттым да, бераз яктыруга, абзарга чыгып киттем. Иртәнге җидегә кадәр кермәдем, бөтен эшемне эшләп бетереп кенә кердем. Ул арада Фәрит тә торып, китәргә җыена башлады. Калырга кыстамадым, минем кеше түгел икәнне аңлаган идем инде, үзе дә сизгәндер бәлки. Шуннан әйтмәсенме: минем кире юлга акча юк бит, ди. Авып китә яздым. Калдырып булмый бит инде, үземнең акчаларымны биреп озатып калдым моны. “Телефонымны беләсең, кайту белән минем номерга салырсың акчаларны”, – дидем. Ул да: “Ярар”, – диде. Әни белән яшим дигәч, бер кап чәй дә биреп җибәрдем әле, күчтәнәч дип әйтерсең, дидем. Фәрит үзен Арча районының бер авылыннан дип таныштырган иде. Чыршылымы, Наратлымы, Имәнме – төгәл генә хәтерләмим. Хәзер ике ай үтте инде, акчамны кайтармады. Кайтармас та инде, хәзер көтмим дә. Бәлки гел аннан булмагандыр, алдагандыр. Анасы да мәганәсез булып чыкты – күчтәнәч алгач, кешегә рәхмәт дип әйтәсең бит инде, ә болар шалтыратмады да. Минем Фәриткә бер генә тапкыр да шалтыратканым юк. Кирәкми дә. Акчам жәл, тик шулай да андый ирең булганчы, булмавы хәерлерәк.

Рәмзия Г., Мамадыш 

Бәйле