Әбри Хәбриев: «Нихәл, Әҗәл? Килдеңме ни…»

-- Чулпан

«ТАТАР РАДИОСЫ» алып баручысы, «Рәвешләр» эстрада миниатюралары театры артисты Әбри Хәбриев үзенең Инстаграмындагы язылучыларны чираттагы шигыре белән куркуга салды. Ул анда Әҗәл белән «аралаша». //Tatar today//

Күпләр аны мондый шигырь язганы өчен шелтәләде, күпләр мактады. Һәркемнең үз фикере,  шуңа шигырьне сезнең хөкемгә тапшырабыз.

Нихәл, Әҗәл? Килдең мени
Мине алып китергә?
Иртә бит әле, Әҗәл дус,
Иртә миңа китергә!
*
Бу дөньяда яшәвемә
Нибары 33 ел!
Нигә шулай иртә килдең?
(Нәрсәәәәә?!)
Үлү вакытым быел?
*
Тукта, тукта! Утыр әйдә…
Ашыкмый бер сөйләшик.
Килү максатыңны аңлат.
Чәйләр эчик, килешик!
*
Гөнаһларым юк түгелдер,
Тик, явызлык кылмадым!
Булышырга тырыштым гел.
Шуннан ләззәт, тәм алдым!
*
Яхшылар анда кирәк дип,
Мине алып китәсең?!
Җирне бер әйбәт кешедән
Үзең мәхрүм итәсең!
*
Син үзең дә гөнаһлы бит!
Җаннар урлап йөрисең!
Караклык савап түгел ул!
Ник шуны соң белмисең?
*
Дәшмәде Әҗәл… Югалды…
Чәе дә бозга катты.
Юкка чыгу белән яннан,
Йөрәкне дә туктатты…
*
06.01.2018.
© Əбри Хәбриев

 

Бәйле