Рөстәм Асаев ике көн дәвамында бер туташ хакында уйлап, гел аны күз аллап йөргән. «Ә барысы да ТМТV production коллективы аркасында»,- дип көлде җырчы. //ТМТВ//

Баксаң моның сәбәбе “Җиде юл чатында” клибының съемкалары икән. “Җырымны тулысынча ачып, аңа ятышлы сценарий язылды. Сценарий буенча мин гашыйк булган кызым белән очырашам. Һәм анда безгә хисләрне күз аша гына күрсәтергә кирәк иде. Артык тырышып ташлаганмындыр инде, актрисаны оныта алмый йөрдем. Ике көн күз алдым да торды,” – дип сөйләде Рөстәм абый.

ТМТV production коллективы белдерүенчә — клип инде әзер, һәм тиздән зәңгәр экраннарга да чыгачак. Ә без исә әлегә аның кыскартылган вариантын cезгә тәкъдим итәбез!

 

Бәйле