Бөгелмәдә сигез яшьлек бала уйнаганда ялгыш асылына

-- Лэйсирэ

Бөгелмәдә сигез яшьлек малай дуслары белән коридорда уйнаганда очраклы рәвештә асылынган, дип хәбәр иткән «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай Нефтьчеләр урамындагы торак йорт коридорында дуслары белән уйнаган. Ул әйберләр эленеп торган торбадан (турник) сикергән. Чираттагы тапкыр турниктан сикергәндә малай очраклы рәвештә башы белән капрон колготкилардан ясалган элмәккә эләккән.

Бала шунда ук һәлак булган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе әлеге факт нигезендә «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсенә таянып җинаять эше кузгаткан.

Бәйле