Гүзәлия белән Радик Юльякшинның «Яныңа агылам» клибы чыкты [яңа видеоклип]

Популяр автор-башкаручылар Гүзәлия белән Радик Юльякшинның (Elvin Grey) «Яныңа агылам» җырына яңа клип дөнья күрде.

Әлеге җыр өчен алар узган ел «Татар җыры» фестивалендә алтын барс алганнар иде. «Яныга агылам»ның сүзләре авторы билгеле шагыйрь Вазыйх Фатыйхов.

guzaliyaГүзәлия белән Радик Юльякшин бу клипны узган ел җәен Казанның “Черек күл” паркында төшергән иде. Аның сюжетында флешмоб урын ала. 16 яшьтән өлкән казанлыларга анда төшү мөмкинлеге бирелде, төшерүчеләр дә башкаланың видеооператорлары иде.“Ни өчен Казанда төшерергә булдыгыз?” дигән сорауга Гүзәлия: “Казанны яратабыз, шуңа. Ял итәргә киләбезме, әллә эшкәме, һәрвакыт шәһәрне сагынып кайтабыз. Ул көннән-көн матурая, үзгәрә. Мисал өчен, бүген клип төшергән паркта минем әле булган юк иде. Бик матур. Төзәтәсе җирләре бар, тик бу вакыт эше. Сокланып туймаслык шәһәргә әверелде Казан”, диде Гүзәлия.

Радик Юльякшин: “Без һәрбер калада клип төшерәбез. Күптән түгел генә, мәсәлән, Уфада төшергән идек, Мәскәүдә шулай ук. Бүген менә Казанда. Гәрчә, бу шәһәрдә эшләгән юк иде әле” дигән иде Башкортстанның билгеле яшь автор-башкаручысы.

Сүз уңаеннан 22нче февральдән Гүзәлиянең Татарстан буенча концертларым башлана, ә 28нче мартта Казанның филармония сәхнәсендә «Яз бит, дуслар» дигән иҗат кичәсе була. Анда бик күп сюрпизлар көтелә, диде Гүзәлия Татар тудейга.

 

 

Бәйле