Рәфинә Ганиуллина «Кызлы йорт»ның яңа клибындагы аянычлы тарихны сөйли

Зөлфия Мансур язмышы - "Туганнарым" клибында

«Кызлы йорт»ның «Туганнарым» җырына төшерелгән һәм күптән көтеп алынган клибы табадан төште. Клип беренче күренешләреннән үк күңелгә тәэсир итә, чөнки анда күп сынаулар аша узган көчле рухлы герой Ана Зөлфия ханымның язмышы сурәтләнә.

— «Туганнарым» җыры барлыкка килүгә үк, аңа клип төшерү идеясе туды. Бүгенге көндә эстрадада җиңел һәм шаян җырлар күп. Ә безнең саллырак, мәгънәлерәк тема күтәрәсе килде. Язмыш шулай хәл иткәндер инде: әни биш баласын җитәкләп әтидән китә һәм Арча районы Шушмабаш авылында яшәүче әтисе Мансур бабайга кайта. Әмма әни безне гомере буе әтигә карата яхшы мөнәсәбәттә үстерде. Клип нигезендә шушы күренешләр сурәтләнә, — дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәфинә Ганиуллина.


«Клипны Казанда әнинең сыйныфташы Мәүлия апаның бакчасында төшердек. Бабай ролен Мәүлия апаның энесе Фәрит абый башкарды. Эзләсәк тә, бабайга шулкадәр охшаш кешене таба алмас идек. Кыяфәте белән бабайга бик охшаган ул. Әнинең яшь чагын К.Тинчурин театры артисты, җырчы Зөлфия Вәлиева уйнады. Зөлфиянең ышандырып уйнавы мөһим иде һәм ул моны башкарып чыкты. Исеме белән генә түгел, күңел халәте белән дә әнигә охшады. Клипта шулай ук әни белән әтине дә күреп була. Клипның режиcсеры — Замирә Рәҗәпова. Гаиләдәге биш кызның бишесе дә сәнгать өлкәсендә булу — уникаль күренеш. Шуңа күрә безне сәхнәдә бергә күрү — әнинең зур хыялы иде. Киләчәктә тагын да эчтәлеклерәк проектлар башкару нияте бар, Алла теләсә, — диде Рәфинә.

P.S. Клипны төшергәннән соң, «Кызлы йорт»ның әнисе Зөлфия Мансур инсульт кичерә. Бу хәлгә кызлар бик нык борчыла, чөнки клипның дөньяга чыгуын кызлардан бигрәк әниләре көтә. Шөкер, бүгенге көндә Зөлфия ханымның хәле яхшы, әлегә ул хастаханәдә дәвалана. Герой Ананың савыгып өенә кайтуын, озак еллар буе яшәвен телибез!

Эльвира ШАКИРОВА, Интертат.ру 

Бәйле