ИлСаф хатыны белән аерылу, 8 яшьлек кызын югалту тарихларын сөйли

ИлСаф дингә авырлык аша килә. Кызы авырып киткәч, намаз укый башлый. Соңрак уразага да керешә. “Башыңа авырлык килгәнче тотынырга кирәк икән. Хәзерге акылым булса, яшь вакытта ук намазга басар идем”, – ди җырчы. Кызы Айгөл 11 ел элек, 8 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була.

– ИлСаф, күпме җырчылар юкка чыкты, ә син югалмадың…

– Аллага шөкер, сәхнәдә 20 ел басып торам. Яраткан тамашачым сакланып калды. Элек УНИКСта җидешәр көн концерт куя идем, хәзер алай ук түгел, әмма язмышыма рәхмәтлемен.

– Ничек халык күңеленә кереп калдың?

– “Тәрәзәләр – әни күзләре”, “Кайталар кыр казлары”, “Әбиләр чуагы”… Шушы җырларны яраткан тамашачы миңа бүгенге көндә дә хыянәт итми. Шуңа күрә яшим.

– Камал театры директоры, мәрхүм Шамил Зиннурович: “Тамашачы – сатлыкҗан, ул популяр кешене генә ярата”, – дигән иде.

– Әйе, тама­ша­чының сикереп, күчеп йөри торган гадәте бар. Бүген – Тямаев, иртәгә – Рахматуллин…

– Гәүдәңне саклыйсың, корсагың юк.

– Күз тидермә! Төкереп куй. Диета-фәлән тотмыйм. Бөтен ризыкны ашыйм. Күп ашамаска тырышам. Ризыктан культ ясамадым. Уразадан соң әзрәк җәелеп киттем анысы.

– Ураза тоттыңмы?

– Аллага шөкер, башыннан ахырына кадәр. Тәравих намазын “Гадел” мәчетендә укыдым.

– Анда сине таныйлар, килеп сөйләшәләрме?

– Күбесе килә: “Син дә мәчеткә йөрисеңмени?” – диләр. Бик әйбәт егетләр, рәхәтләнеп аралашабыз.

– Зәкят түләрлек малың бармы?

– Аны санап тормасаң да була, гастрольдән 100 мең сум акча эшләп кайтсам, шуның 2 %ын сәдака итеп тапшырам.

– Кайларга?

– 18нче хастаханәгә, балалар йортына илтәм. “Меңьеллык”, “Гадел” мәчетләрен ремонтлаганда сәдака бирдем.

– Сакал үстерергә уйламый­сыңмы?

– Батырчылык итмим.

– Яшь чакта эчеп-исереп йөргәнең булдымы?

– Дөресен генә әйткәндә, булгалады. Исереп, егылып, сугышып ук йөрмәдем анысы. Дискотекаларда хәмер куллана идек.

– Өйләнгәч, эчеп кайтып, хатын белән тавыш-гауга чыгарма­дыңмы?

– Бәлки булгандыр да, ләкин аны әкренләп бетердем. Хәзер андый нәрсә юк.

– Ничек чик куйдың?

– Аллаһы Тәгаләгә ышану, мәчеткә йөрү, намаз уку ярдәм итте.

– Өч ел диңгез флотында хезмәт иткәнсең икән…

– Авыл хуҗалыгы институтының 1нче курсын тәмамлагач алдылар. “Ике ел хезмәт итәсез”, – дип алдап алып киттеләр. Барып төшкәч кенә өч ел икәнлеге ачыкланды, елыйсылар килде. 18 яшь. Әмма зур тормыш тәҗрибәсе бирде ул миңа, үкенмим. Су өстендәге корабта хезмәт иттем. Камчаткада, Тын океанда.

– Диңгез авыруы белән авырма­дыңмы?

– Озакка бармады.

– Палубаны юа идеңме?

– Әйе.

– Диңгез суы эчерделәрме?

– Иң беренче диңгезгә чыкканда тозлы, тәмсез диңгез суы эчерәләр – литр ярым. Эчтем дә җибәрдем. Эчә алмыйча туктап калсаң, “стариклар” яңадан өсти һәм кыйный-кыйный эчерәләр.

– Ике ел эшләгәннән соң ник колхоздан киттең?

– Инженер-механик идем. Ике ел эшләгәч, җырлыйсы килү теләге җиңде. “Татар җыры”нда лауреат булгач, көч барлыгын сиздем. Зөһрә Шәрифуллина төркемендә эшли башладым.

– Ник алайса авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән идең?

– Әти-әни: “Җырчы булу – эш түгел, юньле һөнәр ал”, – диде.

– Бизнесың бармы?

– Юк. Җыр сәнгате белән дә акча эшләп була. Тота белсәң, җитә.

– Алты бала үскәнсез. 32 яшьтә энең Ринат юл һәлакәтендә үлгән икән.

– 1969 елгы иде. 2002 елны Мәскәү өлкәсендә һәлак булды. Биш һәм алты яшьлек ике баласы калды. Гаиләбез өчен бик зур фаҗига булды ул. Тормышның мәгънәсе югалды. Ачысы йөрәктә калды, һаман онытылмый. Балалары үсеп җитте инде. Олы кызы кияүгә чыкты. Туен үткәрергә ярдәм иттек. Казанда безнең янда яшиләр.

– ИлСаф, әтиең ягыннан сез мулла нәселе. Мулла була алыр идеңме?

– Бөтен нәрсәгә әзер булырга кирәк. Җиренә җиткереп эшли дә белергә кирәк бит әле. Җиңел эш дип әйтмәс идем мин аны. Ильяс хәзрәт: “Сез, җырчылар, моңа әзер булырга тиеш. Әле дә халык белән эшлисез”, – ди.

– Авылда йортыгыз ни хәлдә?

– Әни исән-сау, 80 яшендә. Елмаеп каршы ала. Чүпрәле районы Яңа Кәкреледән мин. Әти – бригадир иде, әни – чөгендер иккән.

– Туганнарың ни белән шөгыль­ләнә?

– Гөлнара апа гаиләсе белән Мәскәүдә, Илһам абый – эшмәкәр, нефть белән шөгыльләнә, Азат, Илнур лифт куялар. “Мәскәүгә күч”, – дигәннәр иде, күчмәдем. Әти: “Бер-берегезгә булышып яшәгез”, – диде. Туганлыкны саклаучы – олы абыебыз Илһам. Бер авторитет булырга тиеш, ул әйттеме – үтәлә.

– Әниең 80дә, әтиең?

– 56 яшендә яман шештән китте. Әти Җәмил исемле иде, әни – Рушания. Хәзер әни терлекләр асрамый, тавык, казлар гына.

– Беренче никахтагы кызың Энҗе Руслан исемле егет белән былтыр гаилә корды…

– Әйе. Әти-әниләре – Рәмзия белән Радик. Матур гына яшиләр.

– Кызың: “Ник әти безне ташлап киттең?” – дип сиңа рәнҗемиме? Ник беренче гаиләңне ташладың?

– Ташламадым, тыгыз элемтәдә без. Шалтыратышып, аралашып яшибез.

– Нишләп аерылыштыгыз?

– Шулай язгандыр…

– Син бит беренче хатының белән бер авылдан.

– Әйе. Казанда яши ул, кияүгә чыкмады.

– Ник аерылыштыгыз? Сәбәбен әйт әле? Кызып киттеңме? Әллә яшьрәк хатын аңыңны томаладымы? Аңа ияреп киттеңме?

– Шулайрак булгандыр. Шулай туры килде.

– Икенче гаиләң?

– Зилә. Бию түгә­рәгендә балалар белән эшли. Ике улым бар. Җәмилгә – 9 яшь, Аязга 2 тула.

– Бу хатыныңны яратасыңмы?

– Яратам.

– Шулай да, беренче хатыныңны син ташладыңмы?

– Мин генә ташламадым. Безнең аерылышуга Миләүшәнең инициативасы зуррак булды дип әйтсәм, дөресрәктер. Әмма гаеп күбрәк миндә дип уйлыйм. Бу сорауга җавап табу авыр. Миләүшә белән Энҗемә ярдәм итеп торам. Укуын, туйларын үткәрү чыгымнарын үз өстемә алдым.

JTvfZ8888888884knTpU.jpg

Улы белән

кызы бн кияве.jpg

Кызы белән кияве

эн8888888исе.jpg

Әнисе

тугна йорты.jpg

Туган нигезе

Автор: ГАБДЕРӘХИМ, «Акчарлак» газетасы 

Бәйле