«Таларга килгән этне атканым өчен, Иректән Иблискә әйләндем…» [булган хәл]

Питрәч районының Шәле авылында яшәүче Ирек Әхмәтшин инде менә 4 ай буе көндезләрен өйдән чыкмаска тырыша. Урамда шәүләсе генә булса да күренүгә, «иблис!» «этемне үтерүче!», кебек сүзләр ишетәчәген яхшы белә чөнки. Авылдашлары – әниле-кызлы Тәзкирә һәм Тәнзилә Әхмәтҗановалар «иркәли» аны мондый назлы сүзләр белән. Нәрсә өченме?

ИРЕКТӘН – ИБЛИСКӘ

Барысы да быел җәй башланган. Июль аенда, кибеттән кайтып килгән вакытында, Ирек бер күңелсезлеккә юлыккан: елга башына җиткәндә, каршысына берничә эт килеп чыккан аның. Араларыннан берсе – аклы-кызыллысы тешләргә маташкан:

– Күзләре әллә нишләп беткән иде, әллә котырган булган ул?.. Өстемә сикерә башлады, кулымда ризыклар тутырылган пакетлар бар иде, аларны атып бәрдем дә, торып чаптым. Теге эт минем арттан чаба. Белмим нишләп беткән булыр идек – каршыма машинасы белән авылдашым Хәмит абый килеп чыкты. «Коткар!» – дип кычкырдым да, ул туктап, тиз генә машинадан чыкты. Ә теге эт котырып чабып килә. Хәмит абый әйтә: «Болай итеп булмый, бу тешли башлап, хәзер тегеләре дә кушылса, талап үтерәләр бит болар безне», – диде дә, машинасында мылтыгы бар иде, чыгарды да, этне атты.

Әнә шулай көч-хәл белән котылып калган әңгәмәдәшем. Тешләргә килгән ташландык этнең ни кыласын белеп булмый, телевизорлардан аз күрсәттеләрмени кыргый этләр талап үтергән кешеләрне?

Этне аткач, Ирек аның мәетен тиешле җиргә – Казанга алып китүчеләрне тапкан, аларга акча түләгән. Шундый челләдә хайван үләксәсен җир өстендә калдырып та булмый бит. Бу мәшәкатьләр бер көнлек булган, ә аннан соңгылары – әле дә дәвам итә. Башланган монда хәлләр!

– Безнең авылда Тәнзилә исемле бер хатын бар. Этне аткач, килеп, «бу минем этем иде, ник аттыгыз», дип сөйләнгән иде. Мин аңа игътибар да итмәдем, чөнки аларның беркайчан эт тотканнары булмады, бу – әкият иде. Тик эт үләксәсен Казанга озатканнан соң, көн саен капка төбенә килеп, шушы сүзләрне акырып китә башлады. Үзе генә түгел, әнисе дә килә. Анысының исеме Тәзкирә. Урамда күрүгә, миңа: «Иблис!» – дип кычкыралар, хатыныма «иблис хатыны» дигән исем куштылар. «Нишләп безнең этне аттыгыз?» – диләр. Минәйтәм: «Синең эт булгач, нишләп аны бәйдә тотмыйсың, синең этең икән – документын күрсәт!». Ул эт кыргый эт иде, авыл кешесенә җитәрлек күрсәтте. Күршеләрнең 8 тавыгын ашады, Фәүзия исемле бер апаның өстенә сикереп, курткасын ертып бетерде. Тирә-юньдә ишек алдында песи калмады – бөтен кешеләрнең песиләрен ашап чыкты… шул этне яклап йөри болар. Быел беренче октябрьдә туем булды, туй көнне капка төбемә килеп, «этебезне аттырып, туй уздыру өчен акча эшләдең», дип киттеләр. Эт аттырып ничек акча эшләп буладыр ул?..

Ярар, әрләшеп кенә калсалар бер хәл. Монда эш зурга киткән. Тәнзилә Әхмәтҗанова Ирекне һәм… тагын өч авылдашын эт үтерүдә гаепләп, судка биргән…

Мәхкәмәдә язган гаризасында менә нәрсәләр дип зарланган Тәнзилә: «Июль аенда, кичке сәгать алтыда, алдан вакытын билгеләп, мин барында, минем өем янында Акбай кушаматлы этемне, муенына бау бәйләп, хулиганлык кылып, атып үтерделәр. Бу хәлләр минем күз алдымда булды, бу эт миңа биш ел буе хезмәт иткән иде, шуңа күрә күрәләтә мондый вәхшилек кылуларыннан соң, бик каты йөрәгем авыртты, ашый-эчә алмадым, башым сызлады. Шулай ук мин әле икенче төркем инвалид та, миңа рухи зыян килде һәм мин аны 100 мең сумлык булды дип исәпләдем. Һәр кешедән егерме бишәр мең сум сорыйм»

Калган өч авылдашлар кем булган дип кызыксынам.

– Берсе – этне аткан Хәмит абый. Ә калган икесе – мин эт үләксәсен салырга дип, пакет сорап кергән кешеләр… Алар миңа пакет чыгарып биргәч, капка төбендә сөйләшеп торган идек. Аларны минем белән берләшеп эш итүчеләр дип гаепли Тәнзилә…

Эт аркасында чыккан гауга инде 4 ай дәвам итә, дидек. Мондый кычкырышулар вакытында әллә нинди тузга язмаган сүзләр ишетәбез, дип сөйли Ирек. Шунда ук кесәсеннән телефонын чыгарып, октябрь башында төшергән видеоны карарга тәкъдим итте.

Урам уртасыннан кайтып килгән бер апаның – аңлавыгызча, Тәнзиләнең әнисе Тәзкирә апаның, Ирекләр капка төбендә капылт кына туктап, кычкыра башлавы күренә: «Малаеңны эт аттырып акча эшләргә өйрәткәнсең. Бер сәгать буе этне буып җәфалады. Ялгышлык белән үтергән дияр идең, бу бит яуный, яуный (явно –А.З.) сөйрәп алып барган! Наркоман бит син! Наркоман! Наркоман син!»

– Төштә күргән әйберләрен шулай чын итеп сөйләп йөриме болар, аңламыйм. Туйдык бит инде! – дип уфтана әңгәмәдәшем.

Эт үтерүдә гаепләнүчеләр 25әр мең сум акча тиеш

Эт үтерүдә гаепләнүчеләр 25әр мең сум акча тиеш

«Эт аткансыз икән» дигән сүзне ишетүгә үк башын ташлап чабарга әзер кешеләрнең тагын берсе – Хәмит абый белән күрештек. Булган хәлләр турында аннан да сораштым. «Ырлый-ырлый миңа да сикерде бит ул эт, ярый атып калдым!» – дип сөйләде ул. Хәмит абый бу эт темасыннан гарык булган инде. Бер мәртәбә инсульт кичергән кеше буларак, судка чакыру кәгазе алган көннән башлап, сәламәтлеге дә шактый какшаган: гел башы әйләнеп, авыртып тора икән соңгы көннәрдә. Шуңа күрә, аны борчымас өчен, күбрәк хатыны Фидания апа белән сөйләштек.

– Шул эт өчен болай да егерме меңлек мылтыкны полициягә тапшырырга туры килде, мең сум штраф түләдек. Бөтен авыл халкы рәхмәт әйткән иде Хәмиткә. Аз зыян китермәде бит ул кешеләргә: бакчаларын казып, бәрәңгеләренә кадәр ашады. Тавык тотты! Бер тапкыр Тәнзиләне Питрәчтә очраткач, кешечә сөйләшеп карадым. «Сеңлем, борчылмале шул кадәр! – дим. – Синең эт булгач, ник бәйгә куймадың, ник кемнәргәдер ташлана, зыян китерә ул, – дим. Еларга тотынды. «Мин аңа колбаса гына ашатып яшәгән идем. Чәйнәп каптыра идем колбасаны», – ди. «Нинди генә хәсрәтләр килмәс сеңлем!» – минәйтәм. «Моннан да авыр хәсрәт булмый инде», – ди. Мин моңа башка эт алып кайтып бирергә тәкъдим иттем. «Юк, миңа башкасы кирәкмәс, ул минем балам иде!» – дип, тагын еларга тотынды. Бу сау кеше сүзе түгел бит инде. Эт – бала буламыни? Кешедән эт тумый!

Тик шулай да бу ызгышта иң күп зыянны «этләре Акбайны югалткан» гаиләнең сул як күршеләре – Мөхәмәтгалиевлар күргән. Әйткәнемчә, аларның бу «хәсрәт»кә бөтенләй бернинди катнашлары булмаган – алар пакет алып чыгып бирүчеләр генә. Тик менә мәхкәмә Тәнзилә апаның гаризасын канәгатьләндерсә, ир белән хатын икесеннән бергә 50 мең сум акча чыгарып салачак. Их, шунда пакет биреп тормаган булсалар!

Миңлегайшә апа белән бу турыда сөйләшкәндә, шуны сиздем – эт ату вакыйгасыннан аның да шактый күңеле болгана иде инде.

– Ул Тәнзилә белән Тәзкирә күрмәгәнне күрсәтте инде безгә. Җиде тапкыр гына бардык алар аркасында судка! Монсы – сигезенчесе, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. Тәнзилә, «пожарный свисток» кебек, гел урамда кычкырып йөри инде ул. Нәкъ сыбызгы – чын әйтәм! Июль аенда, шулай чәрелди башлавын ишетеп, тагын ни булды икән, дип чыккан идек урамга, тыкрыктан ап-ак булып агарынган Ирек кайтып килә. «Ни булды?» – дим. «Үләм ич инде Миңлегайшә апа, теге эт таларга тотынды, өстемә сикерде», – ди. Ул эттән күргәннәр! Алты тавыкны ботарлап чыкты. Бөтен аяк киемнәрен ташып бетерде. Тәнзилә судка язган гаризасында «ул биш ел буе миңа хезмәт итте», дигән. Нинди эт яшәсен аларда! Күршеләре генә бит без: күреп торабыз. Капкаларына эт бакмый, морҗаларын җен какмый! Гомергә булмады этләре. Күз каршымда атып үтерделәр дигән! Аңгыра түгел бит инде ул Хәмит абый капка төбенә басып эт үтерергә.

Менә шундый зарларны ишеткәч, Тәнзилә апа белән дә сөйләшәсе килде. Авыл халкы да бит, атылган этне урамныкы иде дип сөйли. Хәтта әле ул этләр «яшәгән» урынны үзем дә барып карадым. Чынлап та, Шәледә хуҗасыз этләр бар. Аларның аяк эзләре ак карны чуарлап бетергән. Шәледәгеләр Тәнзилә апаны алдашуда гаепләсә дә, аның белән сөйләшеп кайтырга булдык. Ул үзе бу хакта ниләр әйтер икән? Тик кызганыч, өйдә тотып булмады аны. Әнисе Тәскирә апа белән генә аралаша алдык.

Беренче чиратта аннан ни өчен Иреккә «Иблис» дигән кушамат бирүе турында кызыксындым.

– Мин аңа Иблис димәдем, Газраил генә кеше җаннарын алып йөри, Газраилме син әллә дидем! Акча өчен үтерде бит безнең этне! Бишәр мең сум акча алганнар бит атучы Хәмит белән. Кызым өчен бик зур хәсрәт булды инде бу. Бераз күңеле бушансын өчен, чыгып киткән иде әле, кайда икәнен белмим. Елый инде, хәзер дә елый… – дип каршы алды мине әңгәмәдәшем. Аннары моңсу гына чыккан тавышын аһәңлерәккә алыштырды да, – Әйдәгез, минем арттан, хәзер ул этне кайда атканнарын күрсәтәм! – дип алып китте. Без килеп җиткән урын – эт үләксәсе төрү өчен пакет чыгарып биргән Миңлегайшә апаларның капка төбе иде. – Менә монда атып үтерделәр, аккан каннарын яшерү өчен, ком кайтартып аудардылар!

Сез этне атканнарын үз күзегез белән күрдегезме?

– Мин өйдә идем, кызым – тышта. Печән кертә иде ул. Тирләп пешкән, тамагы кипкән дә, өйгә су эчәргә керде. Эте монда – урамда калган. Тешли торган эт булмагач, без аны бәйдә тотмый идек, Тәнзилә белән бергә йөрде инде ул гел. Гел тавыклар янында булды, алар янында утырып тора иде… (тавыклар янында «утырырга яратуы» хакында ишеткән идек шул – А.З.) Минем кызым эт чинаган тавышны ишетеп, йөгереп чыгып китте. Караса – Ирек дигән малай Акбайның бугазына бау бәйләгән дә, күршеләр капка төбенә чаклы сөйрәп алып барган. Минем кыз чабып чыккан, Ирекнең аяк асларына ятып, елый-елый сораган: «Җибәрегез, минем эт бит ул!» – дигән.

Тәскирә апа, бу эт чынлап та сезнеке идеме соң? Берәү дә аны сезнеке дими бит, кыргый эт булган, диләр.

Көчек килеш кенә югары очтан алып кайтты! Колбасалар гына ашатып торды. 2-3 ел яшәде бездә! Бик юаш иде. Кешегә дә «үүүү» дип кенә йөрде ул, өрә дә белмәде. Шуңа бәйгә дә куймадык инде без аны!

Ирек бит, бу эт мине талый язды, ди…

Нинди таласын! Талатыр ул Ирек эткә! Юаш эт ич инде ул! Таласа, бугазыннан сөйрәп алып китә алмый ул аны. Су эчәргә генә кереп китте бит кызым. Су эчәргә генә! Исенә төшкән саен әле дә елый. Кияүгә чыкмаган кыз бит ул – бүтән юанычы булмады, «балам ич ул минем», диде инде. Миңлегайшәләр дә гаепле, «атыгыз, ат!» дип, кушып торганнар. Баулар биргәннәр. «Этне бәйләгән бавың өзелсә, менә, яңасын бирәм!» – дип, алып баулар алып чыгып тоттырганнар Иреккә. Бик зур хәсрәт булды бу. Кызым кайгыра-кайгыра ябыгып бетте инде…

Эт аркасында килеп чыккан ызгышка нокта бу атнаның сишәмбесендә куелды. Ничә айлар буе тынычлыгын югалткан Ирек тә, аучы Хәмит абый да, Миңлегайшә апалар да беренче мәртәбә тынычлап йоклагандыр ул көнне, чөнки мәхкәмә акча түләргә дигән карарны нигезсез дип тапкан. Әйе, беренче мәсьәлә хәл ителгән дә кебек. Тик менә Шәледә хуҗасыз этләр әле дә бар. Әйткәнемчә, аларны үзем дә күргән идем. Көннәрнең берендә, урамнан узып баручыга кабат ташланмасмы алар? Авыл халкы тыныч яшәсен өчен, урам этләреннән ничек котылырга уйлауларын белешү өчен, Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов белән элемтәгә кердем.

Авыл җирлеге башлыгы аңлатуынча, бу этләрне заманында, аучы буларак, үзе дә атарга омтылып караган ул, тик килеп чыкмаган – алар кыргый, качалар, дип аңлата җитәкче. Һәм, гомумән, бу Шәле эчендәге маэмайлар түгел икән – әллә кайдан, трассадан ук киләләр, ди.

– Менә бу атылган эт аркасындагы тавыштан соң, кабат мылтыкка үрелергә куркалар хәзер. Без ике ут эчендә кебек, этләрне атарга ярамый диләр, атсаң, прокуратура тикшерә башлый. Русия буенча шундый законнар чөнки. Нишләргә дә белмибез. Этләрне тотып питомникларга җибәрү өчен, районнан акча соратсак кына. Моның өчен акча да каралмаган бит әле, – дип җавап бирде ул.

Чынлап та, этләрне ату Җинаять Кодексының 245нче маддәсенә туры килә – «Хайваннарга карата золымлык кылу». Ә кемнең золымчы буласы килсен? Алай дисәң, авыл халкын эт талап яшәсенме? Авыл җирлеге башлыгы әйтмешли, нишләргә дә белмәссең… Урам этенә кем хуҗа соң?

Безнең гәҗит

Бәйле