Афиша / Төп яңалык / Яңалыклар

Хәким: “Хәйрия чаралары иҗат кешеләрен берләштерә”

Хәким Акмалиев – татар эстрадасының яңа йолдызы. Тамашачы аны Гүзәлия белән башкарган дуэтлар аша белә. Хәким “Новая волна”, “Голос” проектларында үз көчен сынап караган җырчы. Шулай ук ул хәйрия чаралырында да теләп катнаша. Әңгәмәбез тиздан Казанда узачак “1000 рәхмәт” концерты турында булды. //Tatar today//
 
 
– Хәким, сез хәйрия чараларында еш катнашасызмы?
 
– Татар эстрадасында мин әле күптән түгел генә чыгыш ясый башладым. Хәйрия концертларында мөмкинлек булган саен катнашырга тырышам. Хәйрия – ул кешенең теләге, әлеге гамәл чын йөрәктән, ихластан башкарылырга тиеш.
 
“1000 РӘХМӘТ” концертында катнашуыма шатмын, мондый чаралар ешрак оештырылса иде. Бу бит изге гамәл. Хәйрия чаралары  иҗат кешеләрен дә берләштерә һәм бу бик шәп.
 
 – Ә сез 1000 рәхмәт сүзләрен кемгә әйтер идегез?
 
– Рәхмәт сүзләрем, беренчедән, Аллаһы Тәгаләгә, шулай ук әти-әниемә. Авыр хезмәттә булган укытучыларга, табибларга да рәхмәтләрем зурдан. Әлеге исемлекне әле озак дәвам итеп булыр иде.  Үзем, сәхнә кешесе буларак, 1000 рәхмәтемне тамашачыма, безгә ярдәм итеп, көч биреп торучыларга әйтәм.
 
Хәким белән Гүзәлия яраткан тамашачысын 28 ноябрьдә Уникслар залында узачак 1000 рәхмәт хәйрия концертында көтеп кала. 
 
Искә тешереп китәбез, чараның төп максаты – Анжела Вавилова фондына (Казан һосписына)тапшыру һәм популяр җырлар авторы, тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахмановка Башкортстандагы йортын төзекләндерергә ярдәм итү. 
 

28 ноябрьдә  сез татар эстрадасының иң якты йолдызларын бер сәхнәдә күрә алачаксыз. Хәйрия эшенә үз өлешегезне кертергә телисез икән, билетлар алып калырга ашыгыгыз. Концертка санаулы көннәр калып бара.

Билетлар барлык “ЕВРОСЕТЬ” салоннарында, Кассир.ру, Концерт.ру сайтларында , Уникс кассаларында сатыла.  

 
Ләйсән Миназова
 
Фотолар: Вконтакте
Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!