Ришатлы, Салаватлы, Хәниясез «Татар җыры — 2017» [фото-видео]

-- Чулпан

16 декабрь Казанның «Пирамида» концертлар залында «Татар җыры» фестивале узды. Грандиоз тамаша «Барысы да яңадан башлана» дигән сүзләр белән күпләрне кызыксындырып торды һәм бу чара, чыннан да, гаҗәпләндерерлек булып үтеп китте. Инстаграмга безнең күзәтүне тәкъдим итәбез. //Tatar today//

«Татар җыры»н һәрвакыттагыча Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров алып барды. Аларга фестивальнең кабатланмас алып баручысы Искәндәр Хәйруллин да кушылды. ТМТВ каналы турыдан-туры трансляция белән концертны телевизор экраннарыннан күрсәтте.

Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова концертны ачып җибәрде.

«Халыкчан җырчы» булып Ришат Фазлыйәхмәтов танылды.

«Елның иң популяр» җырын Илназ Баһ башкара икән.

«Яшьләр проекты» номинациясендә Лилия Хәйруллина җиңде.

Салават һәм Гүзәлем — «Иң яхшы дуэт».

«Иң яхшы танцеваль проект» җиңүчесе Ландыш Нигъмәтҗанова.

https://www.instagram.com/p/Bcxjov9hPi5/?tagged=татаржыры2017

Рифат Зарипов та үзенең бүләген алды.

Хәния Фәрхине дә искә алдылар. Разил Вәлиев аның истәлегенә шигырь укыды.

«Хит-парад лидерлары»  — Эльмира Сөләйманова һәм Рамил Галимҗанов.

https://www.instagram.com/p/Bcxjw3zBJXk/?tagged=татаржыры2017

«Иң популяр җырчы»  —  Элвин Грей!

«Халык мәхәббәте» Рөстәм Закиров та.

«Ел ачышы» дип Айгөл Рәхимова танылды.

https://www.instagram.com/p/BcxZ6CKBhRB/?tagged=татаржыры2017

«Тамашачы мәхәббәте»н Ильмира Нәгыймова да яулады.

«Үзенчәлекле моң» иясе Ришат Төхвәтуллин.

«Елның иң популяр җыры» Иркәдә!

Хәмдүнә Тимергалиева да «Татар җыры»нда катнашты.

Филүс Каһиров «Кабатланмас тавыш» номинациясендә җиңеп чыкты.

«Халыкчан җырчы» исеме Гүзәл Уразовага бирелде.

Концертта яңа исем — Гүзәл Әхмәдиева.

https://www.instagram.com/p/BcxkIZzBuox/?tagged=татаржыры2017

Илсөя Бәдретдинова да «барс»лы булды.

Рафаэль Латыпов үзенең бүләге белән.

https://www.instagram.com/p/Bcxjh5hhIxk/?tagged=татаржыры2017

Концертта татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованы да искә алдылар.

Бәйле