Фирдүс Тямаев елый-елый видеога төшкән кечкенә кыз белән очрашканмы? [эксклюзив]

Эксклюзив / Яңалыклар

Исегездә булса, бер кечкенә кызның, Фирдүс Тямаевны күрәсем килә, дип елап төшкән видео турында язган идек. Әлеге видео интернет челтәрендә таралгач,  күпләр: “Фирдүс, барып кайтыгыз инде шул кыз янына”, дип киңәш бирде. Җырчы  очрашуга барганмы? Фирдүс Тямаевның үзеннән сорап белергә булдык. //Tatar today//

 – Видеога төшкән кыз белән сез танышмы, Фирдүс абый?

– Әйе,  ул кыз Саратовтан. Шундагы оештыручыбыз Нәйлә ханымның кызы була.  Салават концертына баргач та, “Фирдүс Тямаев кая?”,  дип әнисен аптыратып бетергән. Гомумән, андый видео җибәрүчеләр күп, якын арада тагын чыгарырмын әле.

 – Араларыгыз ерак икән, чыннан да… Күрешергә уйлыйсызмы?

– Махсус шунда барыр өчен, графикларны үзгәртеп, апрель аенда Саратовта концерт оештырырга булдык. Инде әнисе, апрельдә Фирдүс Тямаев килә, дип әйтеп куйган, бик көтә ди сабый. 

 – Сез үзеге дә әти кеше, әле гаиләгездә тагын бер сабый көтелә…

– Әйе, Алла Боерса. Укытучылыкка укыгач, балаларны алдаларга ярамый дигән фикердә мин. Улыма да “машина алып кайтам”, дип сүз бирәм икән, алырга тырышам. Аның хәтере  әйбәт, алып кайтмасам, бик кәефсезләнә.

– Яңа елны гаиләгез белән каршы аласызмы?

– Әйе. 31 көнне корпоративта эшләргә чакырганнар иде, бармаска уйладым. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Акча артыннан куып, гаилә турында онытырга ярамый.  Әллә яшем бара, әллә тамашачы мине шулай үзгәртә, хәзер җырларым мәгънәлерәк, сәхнәдән дә килде-китте сүзләр сөйләргә тырышмыйм. Әти-әни турында яңа җырлар яздырдым.

 – Рәхмәт

 

Ләйсән Миназова

 

 

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!