Камал театрына чакыру билетлары уйнатыла

Афиша / Яңалыклар
«Татар тудей» порталы һәм Камал театры яңа бәйге игълан итә. //Tatar today//
 
Камал театрының “Банкрот” комедиясенә 4 чакыру билеты уйнатыла (1 чакыру ике кешелек).  Спектакль 24 гыйнварда 19.00 сәгатьтә уза. 
 
Моннан бер гасыр элек язылуына карамастан, Г.Камалның “Банкрот” сатирик комедиясе хәзерге заманның базар мөнәсәбәтләре чорында иң актуаль әсәрләрнең берсе булып кала. Бүген дә дөнья белән акча идарә итә бит. Автор әсәрендә, байлыкка табынып, кешеләрнең намус һәм вөҗдан төшенчәләрен югалту мөмкинлеген, җәмгыятьтә икейөзлелек, ялган, сатлыкҗанлык кебек сыйфатларның тормыш законына әверелү куркынычын кисәтә. Спектакль “Алтын битлек” Милли театраль премиянең  лонг-битенә кертелде.
  
Бәйгенең шартлары гади: 

1) Вконтакте челтәрендә бәйге турында постны үз битеңә алырга. 
2) Түбәндәге төркемнәргә язылырга: 

3) Әлеге язма астында (сайтта) үз тәртип саныгызны куярга. 
 
Игътибар! Шартларны үтәп, барлык төркемнәргә язылучылар гына билет уйнатуда катнаша ала. 
  
Ике җиңүче сайтта, икесе Вконтакте төркемендә билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр очраклы саннар генераторы ярдәмендә 21 гыйнварда ясала.
 

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!