Татарстан / Яңалыклар

Чаңгы шуарга чыккан хатын-кызны үтергән ир-ат тоткарланган, кем ул?

Чаңгы шуарга чыккан хатын-кызны үтергән ир-ат тоткарланган, кем ул?

Җинаятьче Гөлшат Котенковага газ пистолеты һәм шешә ватыгы белән һөҗүм иткән, дип хәбәр итте Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. //Татар-информ//

Моңа кадәр  хәбәр иткәнчә, 10 гыйнвар төнендә Кызыл Чишмә бистәсенең өйрәнү-күнегүләр базасы территориясендә 29 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табыла. Ул чаңгыда шуу өчен ире һәм улы белән базага килә, үзе генә шуарга китә һәм юкка чыга. Ире башта аны үзләп карый, аннары ярдәм сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, төнге икеләр тирәсендә волонтерлар база территориясендәге урманда хатынның үле гәүдәсенә юлыга.

Тикшерүчеләргә билгеле булганча, бу көнне җинаятьче чаңгы базасы янында эшендә эчеп утырган, аннары база аша өенә кайтырга чыккан, әмма урманда адашкан. Биредә ул үзенең корбанын очраткан, аңа газ пистолеты белән янап, үз артыннан якындагы будкага барырга мәҗбүр иткән. Шунда ул хатынның муенына һәм битенә шешә ватыгы белән берничә тапкыр суккан.

Хатынның үле икәнен белгәч, аның гәүдәсен урманга өстерәп алып барып, кар белән күмеп куйган. Өенә кайткач, табиблар чакырткан, чөнки җинаять кылган вакытта пыялага киселгән булган. Аны хастаханәгә алып килеп ярдәм күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Шуннан соң җинаятьче хатынны үтергән урынга бензин алып килгән, мәетне өлешчә чишендергән, будкага бензин сипкән һәм качып киткән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, полицейскийлар Түбән Кама гаммәви мәгълүмат чараларында әлеге җинаятьтә шикләнелүченең фотороботын урнаштыргач, шалтыратулар килә башлаган. Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән берьюлы 20 кешене тикшергәннәр. Оператив мәгълүматка таянып җинаятьченең эзенә төшкәннәр – ул Түбән Камада яшәүче 37 яшьлек Данил Котенов булып чыккан. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!