Күчтәнәч / Төп яңалык / Эксклюзив / Яңалыклар

Эльвира Тәбризовна чәчләрен суган белән үстерә: “Улым бәләкәй булганда да, чәчләрем коелмады”

Эльвира Тәбризовна чәчләрен суган белән үстерә: “Улым бәләкәй булганда да, чәчләрем коелмады”

Эльвира Мадиярованы күбесе Эльвира Тәбризовна дип белә. Ул журналист, ТВ алып баручысы, церемониймейстер. Әле тагын башлап җибәрүче кино актрисасы һәм бизнес-леди. Ә иң мөһиме – аның чәчләре озын, бик озын! Һәм ул чәчләрне карау, үстерү серләре белән уртаклаша. //Tatar today//

Эльвира ТНВда үз хезмәт юлын хәбәрче итеп башлап җибәрсә дә, күбесенең күңелен ул “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы буларак әсир итте. Инде бу вакытта ук аның озын, калын чәч толымына артык игътибар бирмәүчеләр әз булгандыр.

Хәзерге вакытта Эльвира гашыйк парларны “кавыштыра”: никах мәҗлесләрен, туйларда вәгъдәләшү тантаналарын алып бара. Әле алай гына да түгел, яшьләргә, кирәк булса, әти-әниләргә дә индивидуаль һәм оригиналь котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен язарга булыша.

Эльвирага чәч карау серләрен сорап хатлар һәрвакыт килеп тора, ди. Кыз, сер итеп тотмыйча, мәгълүмат белән уртаклашкан. Тылсымлы маскадагы иң мөһим ингридиент ул – суган.

Кирәк булачак:

2 баш суган, 
угыч,
тастымал,
полиэтилен пленка,
чәч буяу өчен кисточка.

Сугынны угычтан чыгарып, кисточка ярдәмендә чәч тамырларына сөртергә, полиэтилен белән бәйләргә, тастымал белән капларга. 3 сәгатькә калдырырга.

Суперкрутую маску из лукового сока заказывали? Получайте!😂 сколько было пролито слез😭 Давненько я не делала через терку😃 Итак, коротко о главном: 🔘2 Лука 🔘Терка 🔘Тряпичные салфетки (либо марлю) 🔘Пищевая пленка (либо пакет) 🔘Кисточка для окрашивания У меня вышло довольно таки много сока. И мне этого хватило на мою длину и густоту.💆‍♀️ ✔Ну и буду ходить часа 3. ⭕Завтра покажу вам результат 🙇‍♀️👌 Надеюсь вам понравится!😍💆‍♀️ P.S. Мой папа рассказывает, что в молодости у него была потрясная шевелюра,💆‍♂️ как и подобало "первому парню на деревне" и баянисту!🕺😂 И его мучала перхоть!!! Так вот, он еще в те годы полоскал голову настоем из луковой кожуры! И это просто кожура! А не сок! И он говорит, что перхоть он больше в своей жизни не видел!😋 Кожа головы восстановилась и зажила новой жизнью!😎 Так что девочки, не тормозим!✊ Подробнее про луковую маску по хештегу #tabrizovna_лук

A post shared by РЕГИСТРАЦИИ, VIP-ТОРЖЕСТВА (@tabrizovna_elvira) on

Эльвира Тәбризовна хәзерге вакытта кияүдә, аның улы Нариман да бар. “Нариман кечкенә вакытта чәчләрем коелып азапланмадым,” – ди ул.

Фотолар шәхси биттән алынды.

 

 

Загрузка...

Фикереңне яз

Your email address will not be published. Required fields are marked *

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>