Сиринә Зәйнетдинова кызының ни өчен әби-бабай янында үсүен аңлата

-- Лэйсирэ

Ул сәхнәгә әкрен генә, тыйнак адымнар белән килеп керде. Аның җырлары тамашачыны елата да, җырлата да. Нурлат ягы гүзәле Сиринә Зәйнетдинова башка җырчылардан шул татар кызларына хас тыйнаклыгы, моңлы халык җырларын башкаруы белән аерылып тора.

– Моң әти-әниемнән килгән, – дип башлады сүзен Сиринә. – Алар зур җырчылар булмаса да, бик моңлылар. Төп чыгышлары белән Нурлат районы Үрнәк авылыннан. Хәзерге вакыта Нурлатта яшиләр. Әтием Фәнис гомер буе полициядә эшләде, инде лаеклы ялда, майор. Әнием Фатыйма балалар бакчасында пешекче булып эшли. Без гаиләдә өч бертуган кыз: мин – олысы.

Гаиләдә әнә шул өч кызның берсе генә сәнгать юнәлешен сайлый. 2007 елда институтны тәмамлагач, Сиринәне Казан шәһәр филармониясенә эшкә чакыралар. Моңа кадәр аның сәләтен “Татар моңы” халыкара конкурсында күреп алалар.

– Сиринә, ни өчен күбрәк халык җырларына өстенлек бирәсең?

– Әйе, ретро җырларны бик яратам. Баянга җырлавым да – күңел халәте. Мине кечкенәдән “моңлы бала”, диләр.

– Җырларны сатып аласыңмы?

– Юк дияр идем, бер-ике тапкыр сатып алганым бар икән. Җыр сайлаганда эчтәлекле, мәгънәлеләренә тукталам. Интернеттан күп җибәрәләр. Җырның җитешсез ягы булса, авторлар белән киңәшләшеп, аларны үпкәләтми генә, бергәләп иҗат итәбез.

Кызы белән

– Гаиләң, иреңнең фотоларын социаль челтәрләргә куймыйсың, бу турыда сөйлисең дә килми. Ни өчен?

– Күз тиюдән куркам.

– Шулай да кызың турында берничә сүз? Бик яшь булуына карамастан, уртак дуэтыгыз да бар. Ул да сәхнәгә тартыламы?

– Эльвинага 13 яшь. Җәйге каникулга чыккач, ел да Нурлаттагы дәү әнисе белән дәү әтисе янына кайтып китә иде. Менә быел “Сәләт” лагерена язылдык әле. Эльвина җырга, биюгә гашыйк, чит телләр белән кызыксына. Әтисе дә гитарада уйный, җырлый. Мәҗлесләргә җыелышкач та, табын артында качып утыра торганнардан түгел ирем. Эльвина да ул яктан бик әрсез, актив.

– “7 яшькә кадәр әбисе-бабасы янында үсте”, дидең. Ни сәбәпле?

– Укуымны тәмамладым. Аннан Казанда эшкә урнашып, бераз эшләгәч кенә кызымны алып килдем.

Әти-әнисе һәм бертуган сеңелләре янәшәсендә

– Син нинди хуҗабикә?

– Мактанырга яратмыйм. Үземне “бар яктан да килгән”, диләр инде. Пешергән ризыкларымны телне йотарлык, дип ашыйлар. Бакча эшләрен дә умырып эшлим. Сыер да сава беләм, тавык та йолкыйм, бәлешен дә пешерәм.

Күп тамашачы сине сәхнәдәге тыйнаклыгың өчен ярата…

– Мин халык алдына чыккач, шау-гөр килеп биеп, күп сөйләп йөрмим. Сәхнәдә тик басып торып кына җырымны тавышым, күзләрем аша тамашачыга җиткерергә тырышам. Аннан, сәхнәдә кемдер күлмәк белән алдыра, кемдер тембры белән. Ә минем амплуа – моңлы җырларга өстенлек бирүем. Халыкчан тембрлы тавыш мине башкалардан аерып тора.

– Продюсерың бармы?

– Продюсер – үзем. Сәхнә киемнәрен дә үзем тектерәм. Җырчы булу җиңел түгел. Үз өстеңдә эшләп, яңа җырлар тупласаң, радио-телевидениядә күренеп торсаң гына иҗат итеп була. Дөрес, бүген продюсерсыз авыр. Дөньясы шундый. Ләкин бу юлга баскансың икән, барырга кирәк. Җир сөреп булса да барырга…

– Шуңа да сәхнәгә институтны тәмамлауга чыкмадыңмы?

– Сәләтле кеше сәхнәгә әкрен генә чыга ул. Һәрбер менгән баскычым үз көчем белән.

– Җырчы булмасаң, кем булыр идең?

– Һөнәрләр күп бит: йә юрист, йә пешекче, йә укытучы. Миннән машина йөртүче генә чыкмый. Транспорттан куркам. Дүрт ел элек машина йөртү таныклыгы алдым, ләкин рульгә утырмадым. Күңелем тартмый. Барасы җиргә таксига утырам да чыгып китәм. Җаным тыныч.

Румия Сәйфуллина, Акчарлак

Бәйле