Кияүдә мин ундүрт ел булдым. Яшьли кияүгә чыктым, аңа ул вакытта утыз өч, миңа — унтугыз иде. Тыныч кына яшәп киттек ничектер. Ә менә бала тугач, ирем миңа суына башлады. Ничек суынмасын, улыбыз еш авырды, һаман саен больницага кердек. Анда үзеңне карау юк, больницадан чыккач та, саулыгын ныгытыр өчен чаптым — аңа бу кызык түгел иде. Прическа-макияж турында кем уйласын, балаң чирләгәндә, акчаның зур өлеше табибларга-даруларга киткәндә?
Без чираттагы мәртәбә больницада ятканда, аның сөяркәсе бар икәен белдем. Ул кызга — унтугыз…
Ничек башым китмәгәндер!.. Улыбыз кислород маскасы киертелгән килеш ята, ә ирем больница ишегалдыннан көлә-көлә телефоннан сөйләшеп китеп бара…
Елый-елый гафу итүемне сорады. Иттем. Бергә калдык. Биш ел уздымы, ирем тагын шеннән соңарак кайта башлады, таныш-белешләрдән ямьсез хәбәрләр ишетә тордым… Турыдан-туры сорадым — берәрсенә гашыйк булдыңмы, дип. Юк, диде. Тормышыбыз дәвам итте. Минеке — улыбызны кайгыртып, аныкы — үз юлы белән.
Ә аннары… аннары мин гашыйк булдым бер аерылган иргә. Ул да мине яратты. Иремнән китәргә булдым. Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды! Өч ел элек тагын бер унтугыз яшьлек кызны үз иткән. Хәзер иремә кырык тугыз. Ирем аерылушуга каршы булмады.
Хис-тойгыларымны тасвирлый да алмыйм. Бик авыр иде миңа. Нишләп өч ел элек үк китмәгән ул миннән?! Нигә миңа ирек бирмәгәң, нигә ялганлаган?!
Бу өч ел тоташ ялганлаган ул миңа — берүземне калдырып, каядыр китеп барулары, бергәләп дуслар янына дачага барырга вәгъдә итеп, соңгы минутта ялгызы гына барырга карар кылулары, аны кемдер сихерләвенә ышандырып, берәр атнага «өшкерүче» әби эзләп китүләре…
Эмоциональ яктан бетерде ул мине. Проблема миндә дип, мин психологлар китаплары укыдым, тренингка бардым… Үземне дөрес тотарга өйрәндем… Ә аннары компьютерында бер хатын белән язышуын таптым — ул анда миңа булган үпкәсен белдерә иде, янәсе мин аңа басым ясыйм!
Әле мин балага узарга тырыштым. Ә узган булсам?! Башка ирләргә шул ялгызлыктан, кирәкмәгәнлегемне сизеп карый башладым бит инде мин. Җылылык эзләп.
Аерылыштык. Тагын тетрәндем — бергә торган ундүрт ел буена миңа хыянәт итеп яшәгәнен белдем… Барысы да яшьләр — унтугыз яшьлекләр. Боларны миңа мактанып сөйләде, диярсең… Уйлап карасаң, булдымы соң бездә гаилә? Юк бит! Юк!
Мин яраткан теге ирем… миңа өйләнергә телмәгәнлеген әйтте. Хатынына кайтырга карар кылган… Миңа исә сөяркәләр булып калырга тәкъдим итте. «Миңа синең белән сөешү ошый, — дип язды миңа ул, — Әйдә, дәвам итик бу уенны?» Мин хурландым. Төнлек ир табу проблемамыни? Мин аны бик яраттым бит… Ташлаштык.
Шулай итеп, миңа бер-бер артлы ике ир хыянәт итте.
Юк, мин ялгыз түгел. Минем туганнарым, балам бар. Әмма… Кичә генә машинам ватылды. Утырып еладым. Янда ир кеше булмаганга. Проблемаларны үз җилкәсенә алырдай кеше, авырлыклардан ышыклаучы булмаганлыкны тоюдан…
Ардым мин.
Антидепрессантлар эчәм, психологка йөрим. Әмма терелә алмыйм… Ничек яшәргә? Мин белмим…
Чыганак: Сөембикә журналы