Ландыш Нигъмәтҗанова: «Юк, бирмим мин сине. Син минем улым!»

-- Alfia

// Tatar Today //

Ландыш Нигъмәтҗанованың кече улы башка әнигә китергә тели.

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең инстаграм битендә балалары белән кызыклы фото-видеолар урнаштыра килә. Бу юлы ул улы Гомәрнең башка әнигә — күрше Илсинә апасына китергә теләгәнен аңлаткан видео кертте. Баланың китергә теләвенең сәбәбе — күрше апасында сыерлар да, сарыклар да бар. Гомәр шуларны карарга китмәкче. Ә әнисе исә: «Юк, бирмим мин сине. Син минем улым», — ди.

 

Мәгълүмат Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграм битеннән

Бәйле