Филүс Каһиров пародия ясый: Салават абыйның сүзләрен аның тавышы белән җиткерсәң кызыграк [видео]

// Татар Тудей //

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның Tatar Today порталына халык артисты Салават Фәтхетдиновның Казандагы 31нче сезон концертыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Халык артисты белән дуслашканнан соң, элекке һәм хәзерге Салават абыйда нинди үзгәрешләр сизә? Филүс юмор хисе, үзенең сәхнә артында пародияләр ясарга яратуын да сөйләде.

– Август димәк, Салават дибез. Халык артистының Казанда тамашалар тәмамланды. Салават әфәнденең концертыннан нинди тәэссоратлар белән кайттың? Тамашачы буларак нинди фикерләр туды?

– Август Салаватныкы, ә Салават халыкныкы, диләрме әле. Ничек дип әйтим инде, Салаватча булды.

Менә шул Салаватча дигән сүз, минемчә киң мәгънәгә ия. Филүс Каһиров өчен Салаватча концерт ничек булды?

– Темасы миңа бик ошады. Әлмәндәр, аңа бәйле Туфан Миңнуллинны искә алу. Безнең арада булмаган артистларны, шёхеслёрне онытмый искә алулары рәхәт.

Искерәк җырларын программасына кертүе ошады. Мин үзем шуларны тыңлап кинәнәм. Әлбәттә, яңа җырларын да тыңлыйм, тик тегеләре яшьлеккә алып кайта.

– Салават белән танышкан вакытларыңны искә алып китсәк, нәрсә үзгәрде. Башта тамашачы буларак белә идең аны, аннары таныштың, хәзер дуслаштыгыз. Аерма бармы?

– Бар. Октябрьскийда укыган чакта, “Пирамида”да узган концертта катнаштым. Шунда ул үзе килеп дәште миңа. Каушадым. Мондый зур артистлар белән беренче тапкыр тапкыр чыгыш ясавым иде. Өстәвенә, микрофон эшләми, музыка юк. Микрофон тотып сәхнәгә чыктым, эшләми теге. Беренче куплетны микрофонсыз гына җырлырга туры килде, аннары чыгарып бирделәр инде. Салават абый моны искә алган. “Бу җыр авыр ди, моны башкарырга талант кирәк. Кайсы яктан, планнарың? – дип сорашты. – Казанга килсәң, миңа шалтыратмый калма”, диде. Безнең өчен Салават абый концертларны тәмамлый торган шәхес, үзе килде, сөйләште. Бу бит инде!…

Сиңа ничә яшь иде анда?

– 17ләр тирәсе, укый гына идем әле.

Хәзер…

– 33 булды. Кайтып киттем бит укыйм, ничә елдан гына килдем Казанга. Шуннан соңда әле берничә елдан гына төпләп сәйләшә башладык. Нәрсә үзгәрде?  Концертларыннан карап ул бик усал күренә иде. Кеше арасында ул хәзер дә усал! Менә аның өенә кунакка барасың икән, аннан да юашрак, аннан да кунакчыл кеше юк. Кунакка баргач шаккаттым. Яшәвен дә шулай әйтер идем, байларча түгел (русчалап әйткәндә, на показуху түгел), авыл кешесе үз хыялында ничек тели шулай яши. Гади итеп димме.

Үзеңдә кулланырлык сыйфатлары бар инде?

– Үз сүзен әйтә ала ул. Тиеш дип уйлый һәм шулай дип әйтә. Шулай кирәктер.

Өлкәнрәкләр турында сүз кузгаттык икән, Айдар Галимовны да искә алыйк әле. Сез быел җәй башында аның белән дуэт җырладыгыз, авыл турында. Инстаграмда бик ошаттылар, дәвамы булачакмы?

– Мәтәүбаш турында. Башкортстанның Бәләбәй районында шундый авыл бар.  Ильшат абый Бикинин шушы авылдан чыккан кеше ел саен бәйрәм үткәрә. Онытмый, халыкка бәйрәм, традициягә керде инде. Айдар абый анда бик күптән катнаша. Мин икенче ел чакырулы. Бик теләп, рәхәтләнеп барам! Дуэтка килгәндә, Айдар абый җырлаганда кушылып кына тордым, алдан әзерлек булмады.

Айдар Галимов  белән кайчан танышкан идең? Аралашу бармы?

– Салават абый белән танышканчыга кадәр. Ул бит Башкортостанда, Уфада “Туган тел” конкурсында күреп калды. Гран-при алган идем анда, хәзер дә оештырыла әле бу конкурс. Айдар абыйның хәтере бик яхшы бит. Бер күреп калса, ул инде йөзеңне дә, исемеңне дә онытмый. Минем андый хәтерем юк.

Менә морнысын хәтерлим икән, 2005 ел, 2 октябрьдә килгән иде концерт белән. Һушны алып, исемем белән дәште, егетләр арасында бер баш үсеп киттем. Студиясенә чакырды. “Килеп җырларсың, Казанга Татар җырына сайлыйлар”, диде.

Син әле Салават, Айдар турында сөйләшкәндә, аларча әйтеп, пародия эшләп тә куйдың, нигә концертларыңда осталыгыңны кулланмыйсың?

Сирәк кенә булды ул. Рөстәм Закиров әйтмешли, без сәхнә арты пародистлары гына инде. Гомумән, Салават абыйның сүзләрен аның тавышы белән җиткерсәң кызыграк. Дуслар белән сөйләшеп торганда гел проблемалар гына булмый бит инде. Аны күпме сөйләсәң дә үзеңә хәл итәсе. Күңелләрен күтәрәсе килә бит. Шунда Салават абый тавышы  белән берәр сүз әйтеп куясың да, күңелләр күтәрелеп китә.

Пародия белән чыгарга җыенасыңмы?

– Юк, туры килгәндә, сорасалар гына…

– Синең ишетү, тоемлау көчле инде?

– Көчле дип…Үз-үзеңне мактап утырып булмый бит инде.

Тора-бара үзеннән үзе кабатлый башлыйсыңмы?

– Әйе, һәркемнең үзенең тавышы, үзенчәлеге бар сөйләшүдә, кыяфәттә, йөрешендә. Шуннан үзеннән-үзе килеп чыга инде. Минем балачакта яраткан  фильм “Маска”, Джим Кэрри катнашуында иде. Клубка, дискотекага бараганда, миңа шул чакта ук маска кебек кыланырга кирәк иде. Кеше көлдерү өчен.

 

Бәйле