Ришат Төхвәтуллин сәхнә образына яңалык кертә, күрүчеләр соклану белдерә [видео]

-- Лейла

Популяр җырчы Ришат Төхватуллин яңа сезонга ничек әзерләнүенең серен чиште. Элек артист матур җырлауы белән тамашачыны яулап алса, хәзер исә, Ришат биергә дә өйрәнә — татар биюенә. 

«Гастрольләр башланды. Бу елны мин татар биюен өйрәнергә булдым. Дашкынга рәхмәт, ул безнең дөньяга карашны үзгәртте. Үзен татар дип санаган кеше татарча иркен сөйләшү, халык җырларын тыңлау-җырлау гына түгел, татарча рәхәтләнеп бии дә белергә тиеш дип тәгаен әйтә алам хәзер! Туйда кирәге чыгар», – ди, артист.

 

 

Бәйле