Хәмдүнә Тимергалиева Әнвәр Нургалиев концертында гашыйк булуы хакында әйтә [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевнең Казанда 15-20 октябрь көннәрендә концертлары бара. Аның концертларында халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева да чыгыш ясый. Әнвәр Нургалиев үзенең инстаграмында Хәмдүнә Тимергалиеваның чыгышы вакытындагы кызыклы мизгелне урнаштырды.

«Ничек җырламыйсың инде яшьләр чакырып торгач. Гашыйк булдым. Моңа эчендә җаны булмаган кеше генә гашыйк булмас», — ди Хәмдүнә Тимергалиева Әнвәр Нургалиев фотосына күрсәтеп.

Ә Әнвәр Нургалиев исә: «Һәр елны концертларыма мин үзебезнең шәхесләребезне чакырырга тырышам, бу елны Казан концертларыма махсус кунак итеп, якташым Хәмдүнә апаны чакырдым. Хөрмәтем чиксез, Хәмдүнә апа. Рәхмәт мине зурлап килгәнегез өчен», — дип рәхмәт сүзләрен язып калдырган.

 

 

Мәгълүмат Әнвәр Нургалиев инстаграмыннан

Бәйле