Әнвәр Нургалиев Инстаграмда үземе? Казанда агулануы дөресме? «Соң дисеңме әллә» яки «Кочаклама яратмыйча»мы? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Башкортстанның атказанган артисты «Соң дисеңме әллә», «Кочаклама яратмыйча» хитларын башкаручы популяр җырчы Әнвәр Нургалиевтан Татар Тудей порталы көзен Казанда интервью алган иде. Җырчы тамашачыларын кызыксындырган сорауларга ачыклык кертте.

– Инстаграмда постларны һәм комментарийларны үзең язасыңмы?

– Әйе, әлбәттә. Мин турыдан-туры аралашырга яратам.

– Ничек өлгерәсең, гастрольләрдә дә йөрисең бит?

– Мин телефон белән уянам, шулай йоклап китәм. Әле бу сезонда бераз әзәйттем. Күп кенә җырчыларның моның өчен аерым кешеләре бар. Ләкин мин моны чын аралашу дип санамыйм. Минем үз фикеремне үзем җиткерәсем килә.

– Хаталары булса да, шулай бит?

– Әйе, хаталары булса да, эчтәлеге мөһим аның.

– Хаталар дигәннән, минем фикеремчә, менә бу афишаларны язганда да, татар хәрефләре белән язсак, әйбәт булыр иде.

– Әйе. Миңа төрле кеше төрлечә эндәшә. Исемемне “Әнвәр” дип тә, “Анвар” дип тә әйтәләр. Шуңа күрә бөтен кешегә дә аңлаешлы булсын өчен, “Анвар” дип язабыз афишаларда. Шулай ук руслар да бар тамашачылар арасында.

– Бу шундый тәкъдим. Ни өчен шулай әйтәм, чөнки сез татар телен популярлаштырырлык, милләткә тәрбия бирерлек көчкә ия хәзерге вакытта. Менә син татар эстрадасын 10 елдан соң ничек күзаллыйсың?

– Дөньялар үзгәрә. Тел мәсьәләсе дә кискен тора.

– Ләкин без әле миллионлаган халык. Башка регионнарга барганда татарларның аудиториясен тоясыңмы?

– Әлбәттә. Менә без Самара, Ульяновскига барабыз. Меңәрләгән халык килә. Алар бит телебез, үзебезнең җырларыбыз дип янып торалар.

– Син әңгәмәләреңдә тәрбияви чаралар бар дип әйтәсең.

– Әлбәттә. Гаилә, изгелек, мөнәсәбәтләр, мәхәббәт темалары яктыртыла концертларыбызда..

– Тагын нинди темаларны яктыртырга уйлыйсың?

– Актуаль темалар. Әти-Әни турында җыр яздырырга ниятлим.

– Сез гаиләдә биш бала бит инде?

– Хәзер дүртәү генә калдык. Олы абый вафат булды.

– Бу вакытларны ничек кичерәсең? Инстаграмнан да карап барам, барысы да яхшы барган җирдән нәрсәдер килеп чыга.

– Әйе, миңа кечкенәдән бернәрсә дә җиңел килмәде. Концертка килгән кешеләр моңа бит гаепле түгел. Агуланып та алынды. Быел күчергән концертларга барлык кешеләр дә килде. Бөтен югалтуларны да, уңышларны да Ходай тигезләп биреп барадыр кебек. Уңышын да бирә, кайгысын бирә.

– Син чыннан да урам себерүче булып эшләдеңме?

– Әйе, укыган вакытта каравылчы булып та, урам себерүче булып та эшләдек. Ул вакытта бит концертлар, банкетлар юк.

– Банкетларны бик яратып бетермисең бугай?

– Яратмыйм дип, анда җырлау 3 сәгатьлек концерт бирүгә караганда авыррак. Банкетларга бит халык кемнедер котларга килә, ә концертларга җырчыны тыңларга киләләр.

//ДӘВАМЫ БАР//

 Алдан чыккан әңгәмәләр:
Нигә Әнвәр Нургалиев исемен шулай яза, телефонында аңа нәрсә авыр бирелә? [эксклюзив интервью]
Хәмдүнә Тимергалиева Әнвәр Нургалиев концертында гашыйк булуы хакында әйтә [видео]

 

Бәйле