Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә

-- Alfia

Татарстанда салкыннар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура +2…- 3 градус булачак. Республиканың көнчыгышында -2..-7 градус. Яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә, урыны белән буран.

Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр.

20 ноябрьдә төнлә термометр баганалары -10…-15кә кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -7…-12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.

Җил төньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий