Әнисез калган игезәкләр нихәлдә? Алар турында яңалык бар

Биектауда яшәүче игезәк сабыйларын тапканда вафат булган Дилә Фәтхуллинаның үлеме күпләрнең күңелен тетрәндерде. Әнисез калган балалар ничек яшәп ята? Бу хакта Диләнең апасы Ләйсәннән сораштык.

Сабыйлар Яңа елны хастаханәдә каршы алган. Әлегә алар табиблар ярдәменә мохтаҗ.

– Сабыйларга исем куштырдык: берсе – Асылъяр, икенчесе – Айзилә. Күңел бераз тынычланып китте. Сеңлемнең беренче никахтан туган улын әтисе ягыннан әби-бабасы тәрбиягә алды. Без элек тә алар белән аралашып тордык. Әмирхан үзе дә әби-бабасында үсте. Якын яшибез, гел очрашып торабыз, – дип сөйли Ләйсән. – Безнең гаиләгә килгән хәсрәткә битараф булмаучылар күп булды. Бер белмәгән кешеләр акчалата ярдәм күрсәтте. Барысына да  чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Киявебез Радикка ялгызына гына читен булыр дип, бергәләшеп яшәргә җыенабыз. Үзебез әлегә ипотекага чират көтәбез. Мәгариф министрлыгында, ярдәм итәрбез, дигәннәр иде. Дәүләт булышса, кешедән җыелган акчаны кушып, игезәк балаларга фатир алмакчы булабыз.

Гөлгенә Шиһапова 

Бәйле