Илсөя Бәдретдинова: «Шап итеп җиргә төштем. Диагноз куйдылар…»

-- Лейла

– Коронавирус аркасында күп кенә зур концертларым өзелде. Рекламага күпме акча киткән иде, бераз борчылып та йөрдем инде шуңа. Кайттым авылга. Әни урынына калган апабызга: “Син миңа ошамыйсың әле”, – дидем дә, хастаханәгә тикшеренергә алып киттем. Диагноз куйдылар. Яман шеш. Ул минем үз гомерендә бер тапкыр да авызына шампан шәрабе капкан кеше түгел! Мәрхүм җизнәбезгә гомере буе тугры ул! Барыбызны да тотып тора торган апабыз! Бу тормышта искиткеч дөрес кеше. Менә – күрәсеңме, шап итеп җиргә төштем. Нинди акчалар, нинди концерт турында уйлау монда. Бу хәл һәркайсыбыз белән була ала. Әбиебез әйтә иде: “Кеше бәхетле булуын бәхетле чакта уйламый”. Без кайчакта үзебезгә проблема уйлап табарга яратабыз. “Нәрсә җитми сиңа, күңел?” җырына клип төшердек. Бу клип өчен әле миңа сүз булыр дип уйлыйм. Клипта апабыз төште. Хәзер ул чәчсез инде. Ул шул килеш төште! Ул моны максатчан рәвештә эшләде. Дөньялыкка күзне ачасыбыз килә. Исән-сау чакта яшәп калыгыз, диясе килә. Әнә, кемгә тормыш ошамый, проблема эзли икән, онкология бүлегенә кереп карасыннар. Андагы хәлләрне күрсеннәр. Анда бае да, башкасы да ята. Апа: “Иркәм, төшер. Сиңа башка берәү дә болай төшәргә ризалык бирмәс. Минем башкаларга да моны җиткерәсем килә”, – диде, – дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле