«Улымның үлемен үзем теләдем…»

-- Лейла

– Нәнәм, Лилия апаңның улы үлгән бит әле. Гаетка каршы төндә… Үз кулымда җан бирде ди… Елый Лилия апаң…        Күрше әбием ишектән керүгә шундый яңалык җиткерде бүген.  Алай икән…

– «Үзем теләп кенә китердем», – ди… Бер түгел, мең әйттем бит ди. Әмма бу көн килгәч барыбер авыр икән ди…    Лилия апа белән мин үзем таныш түгел дисәм дә була: ул Казанга килгән чакларда бер-ике тапкыр күреп кенә калдым. Танышлыгыбыз исәнләшүдән узмады диярлек. Әмма мин аның бөтен тормышыннан хәбәрдар, шуңа күрә ул бер якын кеше кебек.

Күрше әбием белән бер елны санаторийда бергә ял иттеләр алар, бер бүлмәдә тордылар. Шуннан бирле аралашып яшиләр.  Аларның танышуын уйласам мин гел шаккатам. Аллаһы Тәгалә башта алар юлына авырлык килгәч ярдәм итәчәк кешене – бер-берсен чыгарды, аннары гына сынавын җибәрде.

Санаторийда алар яз көне ял иттеләр, шул җәйне исә Лилия апага «яман шеш» дигән диагноз куйдылар. Берничә ел ул Казан белән Әлмәт арасында йөреп торды. Килгән саен күрше әбиебездә туктады, үзе генә түгел, хәтта кызы да. Әгәр бу хәлләр алдыннан алар танышмаган булсалар, аның Казанга больницага һәр килүе бер проблемага әйләнер иде бит. Монысы – бер яктан. Икенчедән, безнең әби онкология авырулары ята торган больницаның ишеге кай якка ачылганны күптән белә: әнисе дә, әтисе дә дөньядан шушы чир белән киткән. Энесе дә соңгы көннәренә кадәр шунда ятты. Табибларны да исемләп белә ул, әлеге чирнең үзенчәлекләрен дә. Бу яктан да әбиебез Лилия апага зур терәк булды.

Санаторийдан ялдан кайтуга исә әбинең бердәнбер улын кулга алдылар.   Ул көннәрне искә дә төшерәсе килми… Күрше әбиебезне ничә елга картайтты икән бу хәсрәт?! Күрмәгәнгә – күрсәтмәсен, күргәннәргә сабырлык бирсен… Без әбине ничек тә юатырга, хәленә керергә тырыштык. Әмма төрмә юлларын  таптауның (әбинең улын исә 7,5 елга хөкем иттеләр) никадәр читен икәнен аны үз башына төшкәннәр генә белә бугай. Менә шул чакта, бигрәк тә беренче көннәрдә, әбигә Лилия апа ярдәм итте. Киңәше, сүзе белән. Аларның сөйләшер уртак темалары күпкә артты – Лилия апаның да бердәнбер улы төрмәдә утыра иде ул чакта.

Андагыларга нәрсә алып барырга, күпме алып барырга, ничек итеп алып барырга – боларның барысын да Лилия апа белә иде. Очрашуга ничек рөхсәт алырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, күрешергә ничек әзерләнергә – җитмешне узган күрше әбиебез Лилия ападан башка боларны үзе генә ерып чыга алыр идеме икән?!

Ике бала табып-үстергән Лилия апа: бер кыз һәм бер малай. Ире белән иртә аерылышканнар дип аңладым. Улына, бәлки, ата тәрбиясе дә җитмәгәндер. Әллә холкы шундый кызу кеше булганмы, белмим. Хәер, шешәдәген салып куйгач күпләр батырая – калай әтәчкә әйләнә. Чама югала.  Сугыш чукмары иде аның улы.

Һәр юлы сугышкан өчен утыртканнар аны:  төрмәдән чыгып аз гына тора да, тагын кемнәрдер белән сугыша, тагын кулга алалар… Иреккә чыгып аз гына йөри дә, кабат барысы да яңабаштан кабатлана…

Төрмәдә ничә ел уздырганын тәгаен белмим, ничә тапкыр хөкем ителгәнен генә беләм. Ун тапкыр! Иректә булганга караганда утырган еллары күпкә күбрәк иде аның. Соңгы тапкыр быел Яңа ел бәйрәмнәре узгач кына чыкты.

Лилия апада яман шеш авыруы килеп чыкканга аптырый торган түгел. Бу кадәр хәсрәткә болай да ничекләр чыдады икән ул?! Ахыргысында биш ел утырды улы. «Башка хат та язма, әйбер дә сорама, төрмә юлында йөреп ардым, картайдым. Моннан соң яныңа бармыйм», – дип тә әйткән иде. Тик ана йөрәге ничек түзсен инде: әби аша ишетеп тордым – барды, әлбәттә.   Түзмәгән чагы да булгандыр.  Андый вакытларда җаны әрнеп: «Үлсәң, котылыр идем ичмаса», – дигәндер.   Котылган менә…   Улы больницада үз кулында җан биргән. Аннан кайтучылар чирсез кайтмый шул.

– Лилия апаң бик елый… Үзем генә теләп үтердем ди…  Китте улы Лилия апаның. Әнисен тагын гомерлек хәсрәткә салып китте.  Үкенеч ачысы да җиңелләрдән түгел…

Чыганак: Сөембикә
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий