Ни өчен артык нык теләгән теләкләр кабул булмый?

-- kadria

Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, дип әйтә халкыбыз. Адәм баласы яшәеш-көнкүрмештә бик күп теләкләр тели, алкышлый, дога кыла, кайвакыт каргый, ләгънәт тә әйтә. Өрә белми өргән эт өйгә бүре чакыра, диләр. Ничек кысадан чыкмаска? Ничек теләк теләргә?

Казандагы «Иске таш» мәчет имам—хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов киңәш бирә.

 Рамил хәзрәтсөйләшүне мәхәббәттән башлыйк әлеХалык җыруы«Яр сөйсәгезөзелеп сөймәгез»,  дип кисәтәМондый гашыйкларга нинди киңәш бирер идегез?

– Бисмилләһир-рахманир-рахим! Аллаһы Тәгалә безгә җан, әгъзалар биргән. Әйтик, күз – күрү, кул тоту өчен. Әгәр күз күрми, кул тотмый икән, димәк, алар үз вазифаларын үтәми, авырый. Калеб, җанның вазифасы нинди соң?  Шуны белсәк, аның саумы, түгелме икәнен беләбез. Җанның төп вазифасы – Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт, шушы мәхәббәт нигезендә, Аңа гамәл-гыйбадәт кылуга күчү. Аллаһка мәхәббәт юк икән, калеб авырый. Күңелдә Аллаһка мәхәббәт юк икән, кеше Аның мәхлукатларын, Ул яралткан әйберләрне ярата башлый. Әйтик, бу нәрсә хатын-кыз, бик кыйммәтле машина, акча булырга мөмкин. Кайвакыт җеназа мәрасимнәрендә, ул тормышны бик ярата иде, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Тормышны бөтен кеше ярата. Коръәндә адәм баласы күңеленә сигез төрле мәхәббәт салынганлыгы турында аять бар. Ирләрнең – хатын-кызларга, хатын-кызларның – ирләргә, әти-әнинең – балаларга, алтын-көмешкә, йөгерек атларга, бакча уңышларына… Әмма боларның өстендә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булырга тиеш. Чөнки баланы Аллаһ бирә, яңгыр яудырмаса, бакчаңда уңыш булмый.  Ул ярдәм итмәсә, акча эшли, йорт сала алмыйсың. Кеше нәрсәнедер Аллаһы Тәгаләдән артыграк ярата башласа, шуннан бәла килә.

 Нәрсәнедер артык нык теләсәңаңа ирешә алмыйсыңдиләр.

– Коръәндәге «Бәкарә» сүрәсенең уналтынчы аяте – мондый очракларга җавап. «Нәрсәнедер бик нык яратырсыз, әмма ул әйбердә сезгә зарар бар; сезгә нәрсәдер ошамыйдыр, тик анда сезгә файда бар», –  диелә анда. Бәлкем, сез ул гыйшкыгыз белән кавышырсыз, әмма биш елдан, мәхәббәтегез сүнеп, аерылырсыз. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә юлын ачмый икән, әлхәмделилла, диген дә, ул кешедән ваз кич. Билгеле, башта төрле мөмкинлекләрне эзләргә кирәк. Каюм Насыйриның «Кырык вәзир» дигән әсәрендә: «Егетлек – ун өлеш: тугызы – хәйлә, берсе – көч», – дигән гыйбарә бар. Бу инде кызларга түгел, егетләргә кагыла. Без, егетләр, яраткан кызыбызны үзебезнеке итәр өчен нәрсә генә эшләмибез?! Элек урлап та алып кайтканнар. Хәзер алай эшләсәң, фәлән елга «таш капчык»ка салып куюлары ихтимал.

Теләкне тели белмәүгә мондый мисал китерә алам. Намаздан соң бер егет яныма килде дә: «Сеңлем бар, ул өйдә генә утыра, авырый, күңеле булыр иде», – дип, дога кылып чыгуымны сорады. Кердек. Әти-әнисе, сеңлесе белән яши икән. Сеңлесе тумыштан гарип, гомере буе коляскада утыра. Чәй янында сөйләшеп утырганда, әни кеше шушы намаз укучы улыннан соң тагын бер бала тууын, аның бик яшьли  үлеп китүен сөйләде. Баласы вафат булгач: «Моннан соң туган балам гарип булса да яшәсен иде», – дип әйткән икән бу. Менә Аллаһы Тәгалә гарип бала биргән. Кайчак шулай озак уйлап бетермичә әйткән теләгең фәрештәләрнең, «Амин» дигән чагына туры килә. Әнә Йосыф пәйгамбәребез «Кыйссаи Йосыф» китабында, хатын-кыз фетнәсенә караганда, минем өчен төрмә хәерлерәк булыр, дип әйтеп куя. Мөгаен, Аллаһым, мине бу бәладән коткар, дисә, ул төрмәгә эләкмәгән булыр иде. Әмма теләк теләде. Бик кайгырганда яки бик шатланганда, теләсә нәрсә теләмичә, Коръәндәге догаларны яисә пәйгамбәребез догаларын укы! Хаталанмассың. Гадәттә кеше ихлас булганда, аның догасы, теләге кабул була. Курыкканда, ачуланганда әйтелә икән, ул теләкнең кабул булу ихтималы зур. «Кяфер булса да, мәзлүм кешенең догасыннан куркыгыз, чөнки аның белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә юк», – диелә хәдистә.

 Нигә ләгънәт укыргакаргарга ярамый?

– Телнең егерме ике гөнаһы бар, диләр. Шуларның берсе – каргыш, ләгънәт. Беркемнең дә ләгънәт кылырга хакы юк. Хәтта бик ачу килгәндә каргарга ярамый.

 Илеңә басып кергән дошманны да каргарга ярамыймыни?

– Ачыктан-ачык килгән яуга, өеңә, илеңә бәреп кергән дошманга ләгънәт әйтәләр. Бу – бер хәл. Әлбәттә, килен – каенанасын, каенана киленен теге яки бу сәбәпле каргый, яки кемдер, «миең чәчрәп чыксын», «аягың сынсын», дип каһәрли икән, мондый гамәл һич тә дөрес түгел. Бәддога да – шулай ук кемгәдер зыян теләү. Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар: «Кеше кемнедер каргады икән, ул бу кешегә ирешмичә, һавага менеп китә; һава кабул итмичә, кире җиргә төшә. Әгәр теге кеше бу каргышка лаек икән, аның башына төшә, әгәр лаек түгел икән, үзеңә йөз өлеш әйләнеп кайта». Без әлеге кешенең ләгънәткә лаекмы-түгелме икәнен белмибез. Гадәттә йөз кешенең туксан тугызы моңа лаек  түгел. Бездә, татар халкында, каргышның яртысы – үзеңә, диләр. Юк, йөз өлеш йә тегеңә бара, йә үзеңә әйләнеп кайта. Ләгънәт укып, карганып йөрүче – йөз очракның туксан тугызында үзен үзе каргап йөри торган кеше ул. Шул сәбәпле аңа бәла-каза еш килә. «Әгәр хәерсез теләгегез изге теләк кебек тиз ирешсә, Җир йөзендә бөтенегез һәлак булып бетәр идегез», – дигән аять бар. Начар теләккә караганда изге теләк тизрәк ирешә. Әгәр хәерсез күрше белән яшисез икән, аңа ләгънәт укыганчы, «И Раббым, шушы күршемә иман нуры сал инде», – дип дога кылуың яхшырак. Ул тизрәк барып җитә. Әгәр каенанаң белән мөнәсәбәтең начар икән, син иманлы кеше булсаң: «И Раббым, каенанама иман, хуш күңеллелек, гаделлек бир», – дип дога кыл.

Җитәкчеләребезгә мөнәсәбәттә дә шулай. «Әгәр сез хәерсез юлда икән, Мин җитәкчеләрегезнең күңелен дә хәерсез якка борам; әгәр хәерле юлда икәнсез, аларның калебләрен дә хәерле якка борам. Гомерегезне патшаларыгызны сүгеп үткәрмәгез, аларга хәерле дога кылыгыз, аларның хәерле якка үзгәрүе үзегезнең яхшы якка үзгәрүегезгә бәйле», – ди Аллаһы Тәгалә.

 Яхшылык теләсәң дә, үзеңә кайтаначарлык теләсәң дә  үзеңәдигән сүз дөресме?

–  Әгәр кеше синнән сорамыйча, син үзең аңа яхшылыклар теләсәң, әйтик, апа-абыеңа – саулык-сәламәтлек, күршеләреңә – бәрәкәт, авылдашларыңа имин көннәр, мул уңышлар сорап дога кылсаң, фәрештәләр, бу яхшылыкларның аның үзенә дә килеп ирешүен теләп торачак.

 Шундый җыру бар«Әйдускаем, тешең каракайдан алдың тешкарасиңа гомер телители, үз гомерем кыскара»Бу сүзләрдә ниндидер дөреслек бармы?

– Бу – сүз уйнату гына. Моңа бернинди дә дәлил юк. Гомумән, кешенең гомере кыскармый да, озынаймый да. Менә мин сәпиттә йөрим. Кемдер дөрес туклану белән мавыга: тәмәке тартмый, аракы эчми, спорт белән шөгыльләнә. Ул шушы рәвешле Аллаһ биргән гомеренең сыйфатын яхшырта. Әйтик, син җитмеш яшьтән сиксән яшькә хәтле гомереңне ятакта аунап, авырып та үткәрергә мөмкин. Бу ун елны сәяхәтләрдә йөреп, илләр гизеп тә уздыра аласың. Шулай Аллаһ биргән гомернең сыйфатын яхшыртасың, соңгы дистә елларда да аягөсте йөрисең, тик гомереңнең озынлыгы артмый. Бала туганчы ук, карында дүрт ай да ун көн булгач, ничә ел яшәячәген, күпме ризык ашаячагын, кем булачагын, нинди юлда йөриячәген ике каш арасына фәрештәләр язып куя, диләр. Дөрес, кайбер галимнәр кадер кичәсендә, изгелекләргә яки гөнаһларга карап, безнең гомер озынлыгының, тәкъдирнең дә үзгәрергә мөмкинлеген әйтә-әйтүен.  Тәкъдир буенча әйткәндә, безнең гомер тәгаенләнгән. Әҗәл бер сәгать алдан да килмәячәк, бер сәгать  соңга да калмаячак. Киресенчә, кешегә озын гомер теләп, без үз гомеребезнең сыйфатын арттырабыз. Ләгънәт укып, үзебезне, туганнарыбызны харап итәбез. Әйтик, машина кабынмый, ди. Шунда кайчак, рульгә сугып, машинаны каргап куябыз. Бу дөрес түгел. Пәйгамбәребез заманында шундый вакыйга була. Болар каядыр дөядә баралар. Шунда берәү дөясен каргый. Пәйгамбәребез, шуны ишетеп: «Дөяңнән төш! Калдырып кит бу малкайны!» – ди моңа. Чөнки без ниндидер мәхлукны каргасак, аңардан безгә зыян килә башлый. Сыерың, этең, хатының каргалган икән, алардан сиңа зыян килә башлый. Кешенең бөтен бөеклеге, һәлакәте – телендә!

Теләк сүзе «тел» сүзеннән килеп чыкканТеләкне телдән әйтмичәкүңелдән дә теләп йөрергә булаКүңелдән теләгәнгә дә шундый ук кырыс таләпләрме?

– Монысы ният була. Теләк инде ул – авыздан чыккан сүз. «Теләк теләсәгез, ул әз генә булса да үзегезгә дә ишетелергә тиеш, каты да булмасын», – дип әйтелә Коръәндә. Менә бу дога кылу яки теләк теләү була. Аллаһы Тәгалә: «Мин сезнең күңелегездә  булганнарны да беләм», – ди. Шуңа күрә кайвакытта телең белән әйтмәсәң дә, күңелең белән генә теләк теләсәң дә, тормышка аша.

 Нәзерне инде шартлы теләк дип әйтергәме?

– Дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә белән андый «килешү» ясау бар. Югыйсә Раббыбыз: «Миннән фәкать сорагыз», – ди. Төрле вазгыять була. Әйтик, бер хатын авырып ятканда, терелеп аякка бассам, зиратны койма белән әйләндереп алыр идем, дип нәзер әйтә. Савыга, әмма зиратны әйләндереп алырлык матди мөмкинлеге юк. Шуннан соң бер кеше моңа: «Нәзереңне үтәү ниятеннән булса да, җеп алып, зират тирәли берничә мәртәбә әйләндереп чык», – дип киңәш бирә. Югыйсә нәзерне үти алмасаң, аның Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә өйрәткән кафарәте бар. «Әгәр нәзереңне үти алмасаң, ун кешене ашат яки киендер, яисә өч көн ураза тот», – диелгән анда. Нәзерне әйтмәвең хәерлерәк. Әйтсәң, аны үтәү мәҗбүри. Дөрес, хәерсез нәзер дә бар. Хәерсезенең үтәлмәве яхшырак. Моның бернинди гөнаһы юк.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле