Кадер кичәсе кайчан була һәм аны ничек уздырырга?

«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин:

– Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушты. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә. Мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак. Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора. Таң атканчыга хәтле бу кичәдә йолдызлар атылмый. Аллаһ Тәгалә җир шарын бу кичәдә төрле зарарлардан, афәтләрдән, җир тетрәүләрдән имин кыла һәм кешеләрне шайтаннарның вә сихерчеләрнең зарарыннан саклый. “Кадер” сүрәсендә бу турыда: “Ул кич имин, тыныч кич булачак”, – дип әйтә. Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмый. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне нурсыз чыгачак” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Ни өчен ул яшеренгән?

Кешеләр Рамазан аеның ахыргы ун көненең бары тик бер кичәсендә генә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйча, барлык кичәләрдә дә Аңа гыйбадәт кылсыннар һәм изге гамәлләр эшләсеннәр өчен яшерелде ул бездән. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә бу кичәнең кайсы көндә булуын хәбәр итте, ләкин соңыннан аны аңа оныттырды.

Ул төнне нинди гыйбадәтләр кылырга кирәк?

Бу төндә сигез рәкәгать тәһәҗҗүд намазын уку дөрес. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Кем дә кем Кадер кичәсендә Аллаһ Тәгаләнең әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аннан гына әҗер-савап өмет итеп намаз укыса, аның бөтен элеккеге гөнаһлары гафу ителә” (Бохари хәдисләр җыентыгы). Моннан тыш Коръән укыгыз, зикер әйтегез, сәдака бирегез һәм дога кылыгыз.

Кадер кичәсендә кешенең бер еллык гамәлләре, бәхетле-бәхетсез булуы языла диләр, бу дөрес сүзме?

Кадер кичәсендә киләсе елда дөньяда булачак вакыйгалар һәм кешеләр турында мәгълүмат фәрештәләргә билгеле була. Мәсәлән, үлем фәрештәсе Газраил гәләйһиссәләм киләсе елда ничә кешенең җанын аласын, Микаиль фәрештә нихатле яңгыр явасын һәм уңыш буласын белә. Хәдисләрдән аңлашылганча, Кадер кичендә кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә иңдерелә, ягъни фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр.

Бу көннең махсус догасы бармы?

Мөхәммәд пәйгамбәрдән хатыны Гаишә анабыз бервакытны сорады: “Йә Аллаһның илчесе? Әгәр дә мин Кадер кичәсенең җиткәнен сизсәм, нинди дога укырга тиеш?” Ул әйтте: “Син әйт: “Әллаһүммә иннәкә гафувун, кәримүн. Түхиббүль-гафвә, фәгъфү ганнии”. Мәгънәсен: “Йә Аллаһ! Син, һичшиксез, гафу итүче, Юмарт. Син гафу итүне яратасың. Минем гөнаһларымны гафу итсәң иде”.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: Татар-информ

Бәйле