«Исән хатынымның үлем датасы куелган фотосурәте килде…»

90нчы еллар, диярсең: «Исән хатынымның үлем датасы куелган фоторәсемен җибәрәләр», — ди Уфада яшәүче бизнесмен. Эшкуарны Уфадагы партнерлары шулай куркыта икән…

Башкортстанда Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллинга бер эшкуар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Эшкуар сүзләренчә, аңа акча тиешләр, әмма бурычны кайтару урынына аның партнерлары төрлечә яный башлаган.

Мәсәлән, ир-егеткә, үлем датасын күрсәтеп, хатынының җеназа рамкасында фотографиясе килгән. Моннан тыш, аңа балалар бакчасыннан балаларының рәсемнәрен җибәргәннәр. Шулай ук гаилә фатирының ишеге алдына ритуаль веноклар салганнар.

Эшкуар үзенең полициягә мөрәҗәгать итүе турында сөйләгән, ләкин анда җинаять эше кузгатудан баш тартканнар.

— 90нчы елларга охшаган бу хәл. Әмма бу — безнең көннәрдә, һәм бу Уфада күзәтелә, — дип билгели Флүр Әсәдуллин. — Мин ашыгыч рәвештә Прокуратурага һәм Эчке эшләр министрлыгына запрослар белән мөрәҗәгать итәм. Эшкуарга тиз арада ярдәм итә алырмын дип ышанам.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-12-03/is-n-hatynymny-lem-datasy-kuelgan-fotosur-te-kilde-2605237

Бәйле