Шәхзәт Разметов матди ярдәмгә мохтаҗ: «Башыма катлаулы операция кирәк»

Җырчы Шәхзәт Разметовны билгесез затлар кыйнавы, авыр хәлдә реанимациягә эләгүе, могҗиза белән исән калуы турында язган идек. Әмма Шәхзәт сәламәтлеген тергезү өчен матди ярдәмгә мохтаҗ.

Аңа ярдәм йөзеннән татар эстрадасы артистлары хәйрия концерты оештырырга булган.

“Хәзер хәлем ярыйсы, Аллаһка шөкер. Ләкин башыма тагын бер катлаулы операция ясарга кирәк. Аның бәясе арзан түгел. Чит илдә мондый операцияне ясату өчен 3-4 миллион сумнан артык акча кирәк. Мин бу кадәр сумманы үзем генә күтәрә алмаячакмын. Аллаһка шөкер, ярдәмчел, ышанычлы иҗатташ дусларым бар. Бергәләшеп уйлаштык та, Казанда хәйрия концерты оештырырга булдык”, — ди Шәхзәт.

Концертны 7 февральгә билгеләгәннәр. Ул “Уникс” концертлар залында узар дип көтелә. Хәйрия концертына артистларны барлауда Шәхзәтнең якын дуслары, автор-башкаручы Гүзәлия һәм композитор Ильмир Әзһәмов ярдәм итә. Алар арасында Винера Ганиева, Ильмира Нәгыймова, Винарис Илъегет, Марат Яруллин, Раяз Фасыйхов, Лэйна, Илшат Вәлиев, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова, ди-джей Радик һәм Айрат Сафин, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, ИлСаф, Гөлназ Сираева, АкБулат, Илназ Сафиуллин, Зөлфәт Зиннуров, Art — Guzel һәм башкалар бар.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/shkhzt-razmetov-matdi-yardmg-mokhta-bashyma-katlauly-operatsiya-kirk

Бәйле