Украинада һәлак булган геройларның әниләренә орден тапшырылды

-- Лейла

Татарстанны Яшел Үзән районында Горький исемендәге заводның үзәк мәйданында мемориаль комплекста махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган полковник Дмитрий Софронов һәм өлкән лейтенант Гафур Шакирҗановның әниләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы узды. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Бүген без күңелсез очрак буенча җыелдык. Геройларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәсем килә. Дмитрий һәм Гафурның исемнәре мәңгегә безнең шәһәр һәм район тарихына язылачак. Ватаныбызны саклаган лаеклы улларыгыз өчен сезнең алда баш иябез», – диде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Батырлык орденнары Дмитрий Софроновның әнисе Наталья Николаевнага, Гафур Шакирҗановның әнисе Азизә Вильям кызына тапшырылды.

Бәйле