Казан Сабантуенда 110 меңләп кунакка бер тонна чәк-чәк һәм тонна ярым пылау ашатканнар

Казанда татар халык бәйрәме — Сабан туен билгеләп үттеләр. Быел төп тема — тамырларга кайту, ә программа бәйрәмнең мәгънәсен чагылдырган фольклорга нигезләнгән иде. Чара турында Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

Казанда сабан бәйрәмен берничә мәйданчыкта билгеләп үттеләр. Сабантуйга 110 меңләп кеше килгән иде. «Казан» халыкара ат спорты комплексында 10 мең тамашачы булды, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка — 49 мең, Дәрвишләр бистәсендәге мәйданга 28 мең, Аккош күле паркына 25 мең кеше килде.

«Сабантуй кунаклары бер тоннага якын чәк-чәк, тонна ярым пылау, 650 кг шашлык, 23 мең порция туңдырма ашадылар, 300 литрдан артык чәй эчтеләр. Ә мәйданда 1,5 меңнән артык артист чыгыш ясады», — диде спикер.

Милли көрәш буенча абсолют батырны билгеләү бәйрәмнең кульминация ноктасы булды. Тынычлык мәйданында Кукмарадан Ринат Дәүләтшин җиңү яулады. Дәрвишләр бистәсендә Казаннан Айрат Фәтхуллин, Аккош күле янындагы мәйданчыгында шулай ук Казаннан Булат Мусин батыр калды. Алар бүләккә бәрән алды, ә Тынычлык бистәсендә квадроцикл да уйнаттылар.

Казан мэры Илсур Метшин Сабантуйга килүчеләрнең 20 процентка якыны республикадан һәм күрше төбәкләрдән килгән кунаклар булуын искәртте.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-sabantuenda-110-mennan-artyk-kunak-ber-tonna-cak-cak-ham-tonna-yarym-pylau-asagan-5856246
фото: https://vatantat.ru/2022/06/85064/

Бәйле