Татьяна Буланова янә кияүгә чыга

Җырчы бу юлы кемне сайлаган?

Русиянең билгеле җырчысы Татьяна Буланова янә кияүгә чыгты. Артистка кичә, 2 июньдә, Санкт-Петербургта туй үткәрде.

“Бүген — Санкт-Петербург өчен мөһим көн! Берничә буынның һәм халыкларның яраткан җырчысы кияүгә чыга. Танечка Буланова! Ура!”, — дип уртаклаша Буланованың якын дусты.

Артистка бизнесмен Валерий Рудневка кияүгә чыга, ул Булановадан 19 яшькә кечерәк. Алар узган елның ноябреннән бирле никахта булган.

Исегезгә төшерәбез, җырчы инде өченче тапкыр рәсми рәвештә кияүгә чыга. Элегрәк Буланова музыкант Николай Тагрин һәм футболчы Вячеслав Радимов белән законлы никахта булды.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-06-02/tatyana-bulanova-yan-kiya-g-chyga-3286245

Бәйле