«Баланы шайтаннар белән куркыткан…»

«Улымны каникулларга авылга кайтарган идем. Кайнанам аңа Кыямәт көне турында сөйләгән…»

«Исәнмесез. Кайнанам бик нык итеп дингә кереп китте. 11 яшьлек улымны 1 атнага каникулда калдырдык. Шул атна эчендә үлгәч нәрсә буласын, шайтаннар турында сөйләгән, «бу доганы укымасаң, утта янасын» дип, догалар ятлаткан. Хәзер улым төнлә йокларга курка, әллә нинди сораулар бирә.

Мин, вакыты җиткәч өйрәнерләр, әни, рәхмәт өйрәтүеңә, дидем, бик эчкә үк керергә иртә әле, дидем. Бик аңлап бетермәгән әни, көн дә ватсап аша кыямәт, үлем турында хәбәрләр җибәреп тора балага, «доганы ятладыңмы әле» дип постоянно сорый. Миңа бер дә ошамый бу хәл. Тагын ничек итеп аңлатырга соң, кызлар?

Чын күңелдән ышанабыз, белгән догаларыбызны укып, теләкләр теләп торабыз, «Аллаһ бирса»бызны әйтеп торабыз. Ләкин 11 яшьлек баланы алай куркыту дөрес түгел бит….» дигән хат килде социаль челтәрдә. Аны ничек язылган, шулай бирәбез. Бу хатынга ничек ярдәм итеп була икән?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-15/balany-shaytannar-bel-n-kurkytkan-3389170

Бәйле