«Чит ил кешеләре барысы да елмаеп йөри»

«Нигә бездә алай түгел ул?» — дигән сорау борчый Төркиядә ял итүче Әнвәр Нургалиевны.

Җырчының Төркиядәге ялы тәмамланып килә. Гаиләсе белән диңгез буенда кызынучы җырчы чит ил халкының гел елмаеп торуына игътибар иткән. Фәлсәфи фикерләре белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша.

«Көтеп алган ялыбыз тәмамланды, дуслар. Диңгез матур, сүз дә юк. Нәрсә әйтәсем килә: чит ил кешеләре барысы да елмаеп йөри. Бер ачулы кешене дә очратканым юк. Белмим, эчке тойгылары ниндидер. Әмма тыштан барысы да ягымлы. Аларның берсенә дә сәясәт кирәкми, һәрберсе үз тормышы, үз язмышы белән яши. Безгә дә, иң беренче чиратта, үзебез, якыннарыбыз турында уйларга кирәктер ул», – дип сөйләгән ул.

«Диңгез буенда яшәүчеләр чыннан да игелеклерәк һәм бәхетлерәк, минемчә. Бәхетебез артсын өчен диңгез буена күченергә вакыт җиткәндер»;

«6 ел Кипрда яшәп, үзебезнең тарафка бер начар караш, сүз ишеткәнем булмады. Бары хөрмәт, хәл белешү, елмаю гына тоям. Һәр кеше үз эше белән мәшгуль, кысылмыйлар, төртеп күрсәтмиләр, чәйнәмиләр, ярдәм итәргә генә торалар. Күп нәрсәгә өйрәнеп була алардан. Вакытны һәм энергияне юк-барга әрәм итмиләр, дөрес кулланалар. Туган якка кайткач, аэропортта ук күктән җиргә бер секунд эчендә төшерәләр»;

«Минем дә игътибар иткәнем бар. Аларның йөзләре көлә. Талчыккан йөз юк аларда», – дип, Әнвәр Нургалиев белән килешүләрен белдергән тамашачылары.

Аларны безнең илдә яшәп карарга чакырырга кирәктер, бәлки…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-18/chit-il-keshel-re-barysy-da-elmaep-y-ri-3394468

Бәйле