Мәрхүмәне моргтан алучы юк…

Уфада күршеләре фатирда үле килеш табылган хатынның туганнарын эзли. Сез аларны белмисезме?

Дим бистәсендәге йортларның берсендә яшәүчеләр күршеләренең туганнарын таба алмый, ул үз фатирында үлгән.

— Аны күршеләр подъездда начар ис булгач кереп таптылар, — дип сөйли битараф булмаган Айгөл. — Мәетне моргка алып киткәннәр, анда ул инде ике атнадан артык, өч атнага якын ята. Аны беркем дә алып китми, туганнарын таба алмыйбыз.

Айгөл сүзләренчә, Дим районы тикшерүчесе эшне ачыклауда берни дә эшли алмагач, урындагы халык үз тикшерүләрен башларга карар итә. Алар хатын-кызның исеме Әлфия Заһидуллина булуын ачыклаган.

— Кемдер аны Нуриман районыннан, ди. Әнисе белән әтисе — табиблар, абыйсы — мәктәптә физрук, — ди аның күршеләре.

Күршеләр мәрхүмәнең туганнарын төрле базалардан эзли башлаган, ләкин аның адашлары гаиләләре белән генә элемтәгә керә алганнар.

— Әлфиянең туганнарын таба алмыйбыз. Мәет моргта ята, аны туганнары гына ала ала, ә алар элемтәгә чыкмый, — дип зарлана Айгөл.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-31/m-rh-m-ne-morgtan-aluchy-yuk-3413290

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле