Татарстанда гимназия укучылары агуланган: 3 бала хастаханәдә

Казанның 28 гимназиясендә өч бала агулану билгеләре белән хастаханәгә озатылган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Гимназиядә барлыгы 8 укучы табибларга мөрәҗәгать иткән. Агуланучыларның хәле авыр түгел.
Балаларга кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәлне контрольдә тота.
Агентлыкка Казан Мәгариф идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта балалардан алынган анализ нәтиҗәләрен көтәләр. Эчке тикшерү башланган. Шул ук вакытта прокуратура балаларның күпләп агулануы буенча тикшерү оештырган. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре дә тикшерү башлап җибәргән.

чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazani-8-gimnazistov-obratilis-za-medpomoshhyu-posle-otravleniya-troe-gospitalizirovany-5926984

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле