Радик Юлъякшин тагын үпкәләгән

Җырчы Яңа ел кичендә Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашты.

Ул Татарстан һәм Башкортстан радиостанцияләренә үпкә белдереп, сторислар куйган. Сәбәбе – аның Яңа ел турындагы яңа җырын ротациягә алырга теләмәүләре.

«Яңа ел» җырымның Татарстан һәм Башкортстан радиостанцияләрендә яңгыравын бик теләгән идем. Кызганыч, «Татар Радиосы» да, «Бим Радио» да трекны ротациягә алмады. Аның каравы, «Россия 1» телеканалына Андрей Малахов алды. Андрей, рәхмәт! Татарстан һәм Башкортстан халкына да рәхмәт», – дип язган җырчы.

Элвин Грейны Яңа ел кичендә Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашты. Ул анда Эльбрус Джанмирзоев белән «Налево» җырын башкарды, «Яңа ел» турында да җырлап күрсәтте. Маладис түгелмени ә?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-01-03/radik-yul-yakshin-tagyn-pk-l-g-n-3590645

Бәйле