«Ул шундый кеше иде…»

Хәния Фәрхинең яшьлек дусты истәлекләре белән уртаклашкан.

Мәҗлесләр алып баручы, блогер Айназ Габидуллинаның кайнанасы Хәния Фәрхи турында истәлекләре белән уртаклашкан. Алар Хәния Фәрхи белән бергә Казанда театр училищесында бер төркемдә укыган. Ул дусты Мәскәүдә эшләп кайтканнан соң булган хатирәләрен сөйли.

«Ул тулай торакта торды. Мәскәүдән тәмле ысланган колбасалар алып кайта иде. Андыйлар Казанда юк иде. Мине үзенә кунарга чакыра иде. Минем ысланган колбаса яратуымны да белә иде җаныкаем.

Ул вакытта тар гына тимер караватлар. Аның белән бергә йоклый идек, кунакханәдә кунып кала идем. Аягы озын, ул мине аягы белән урап чыгарып, кочаклап йоклый иде.

Нык игелекле кеше булды. Ул нәрсәсе булса да бүлешә иде. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аңа күп итеп бирде дә. Үзе дә шундый булгач. Бу сөйләшкәннәр дога булып барып ирешсен, искиткеч кеше иде.

Нык кеше. Күңеле шундый чиста. Берәр кешегә ярдәм кирәк икән, шунда ук ярдәм итәргә ашкынып тора иде. Бүлешә иде», – дип хатирәләре белән уртаклашкан Хәния Фәрхинең яшьлек дусты.

чыганак: https://intertat.tatar/news/bloger-ainaz-gabidullinanyn-kainanasy-xaniya-farxi-turynda-istaleklare-belan-urtaklasty-5863421

Бәйле