Илсөя уналты яшьтә үк бизнесмен булган

Аның Уфада 11 көн рәттән концерт куеп, 12 000 тамашачы җыюына аптырыйсы түгел икән.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә үзенең укытучысы белән элемтәсе турында болай язган:

«Бу минем татар теле һәм әдәбияты укытучым Фирдалия апа Хәкимовна. Без аның белән гел элемтәдә. Шундый матур истәлекләр җибәрде бүген. Карагыз әле.

Бу минем 16 яшьтә чиккән мендәр тышым. Чигеп сата идем. Бизнесмен. Фирдалия апа әйтә: «Мин дә сатып алдым синнән», – ди.

Бу ничәнче класстадыр инде. Мәхәббәт чыпчыгы. Хыялый бөҗәк инде мин. Полный килештергәнмен инде.

Бик күп истәлекләр. Сочинениеләрне яфракка язганмын. Кешечә булмасын өчен. Кыскасы: «Кая нинди буш урын бар, гел рәсем ясый идең», – ди Фирдалия апа.

Бәләкәй чакта рәсем ясаудан да, җырлаудан да ояла идем. «Кыланчык» дияләр иде. Аннан «что-то пошло не так». Әйтә тордылар. «Әйе, мин шундый», – дип, үземнекен эшли тордым. Әле тагын бии, шигырьләр яза, тхэквондо түгәрәгенә йөри идем.

«Тимур һәм аның командасы» оештырып, әби-бабайларга йөри идек. Кем – чикләвек, кем прәннек бирә. Бирмәсәләр, бүтән бармый идем. Уфффф…

Бәләкәй чакта шухыр-мухыр итеп йөри идем инде. «Менә монда берәр оформление җитми бугай», – дигән булып, рәсем ясап утыра идем. Иң мөһиме – укымаска. Олимпиадаларга йөрерлек башым юк иде. Шул кая җырлап, кая рәсем ясап ерып чыктым.

Өч «4»лем чыкты. Физкультура, инглиз теле һәм физикадан. 9нчы сыйныфтан соң училищега укырга кердем. Вокалга, имеш. 2 айдан куып чыгардылар. Кайттым да киттем, алга таба рәсем ясарга.

Мендәр тышлары, сөлгеләр чигеп саттым. Кибетләр бизәдем, 16 яшьтә тамада булып йөри башладым (ул чакта «свидетельница» дип атала иде), подъезд юдым, сценарийлар яза идем. Соңрак — журналист һәм җырчы (алай дип атап булса инде).

Берәр кайчан китап язам, Аллаһы боерса. Бөтен дөресен сөйләп. Төрлесе булды, 1 генә көн булса да төрмәдә дә утырдым, тартып та карадым. Шашып яраттым! «Сикерәм» дип, яр буенда акырып елаган чакларым да булды. Фәрештә түгел! Ничек бар – шундый!» – дип язган Илсөя.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-02-20/ils-ya-unalty-yasht-k-biznesmen-bulgan-3650369

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле