Татарстанда һава температурасы янә — 29 градуска кадәр төшәчәк

Алдагы төндә Татарстанда янә бик суык булачак. 22 февральдә иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасының -25…-29 градуска кадәр төшүе көтелә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә – пәнҗешәмбе көнне явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава. Көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә җил. Көндез һава температурасы -9…-14 градус. Юлларда – бозлавык.

23 февральдә – бәйрәм көнне һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -16…-21, урыны белән -26 градус күрсәтәчәк. Көндез -7…-12 градус.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135557/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле